Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дымлы салфеткаларның нинди зыяны бар?

Табиб антибактериаль салфеткалар куллануның зыяны турында сөйләде.

news_top_970_100
Дымлы салфеткаларның нинди зыяны бар?
Татар-информ архивы

Дымлы салфеткаларны дөрес кулланмау тире авырулары китереп чыгарырга һәм иммунитетны көчсезләндерергә мөмкин. Бу хакта терапевт Татьяна Романенкога сылтама белән РИА Новости яза.

Белгеч әйтүенчә, антибактериаль салфеткалардагы матдәләр тиредәге файдалы микрофлораны үтерә. Тире юкара, анда кечкенә ярыклар, тырналган урыннар барлыкка килә. Бу иммунитетны көчсезләндерә һәм вирусларга каршы торучанлыкны бетерә.

«Антибактериаль салфеткаларны бары тик кулларны юарга мөмкинлек булмаганда гына кулланырга кирәк», — дип киңәш итте табиб.

Ул әлеге салфеткаларны дөрес кулланмауга да игътибар итте. Мәсәлән, куллар өчен булган салфетканы бит чистартыр өчен файдаланырга ярамый. Техник өслекләр өчен булган салфеткалар аллергия китереп чыгарырга, тирене ярсытырга, хәтта репродуктив системага да тәэсир итәргә мөмкин.

Терапевт сүзләренчә, кешеләр еш кына салфеткаларның куллану вакытына игътибар итми. Ә төргәге ачылган салфеткаларда куркыныч микрорганизмнар үрчеп ятарга мөмкин.

Шулай ук салфетка белән генә сөртү кул юуны алыштыра алмый, чөнки салфетка тиредәге пычракны тулысынча чистартып бетерми. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100