news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дым куркыта: Аграрийларга чәчүлекләрне яңгырлардан иминиятләштерергә туры килә

news_top
Дым куркыта: Аграрийларга чәчүлекләрне яңгырлардан иминиятләштерергә туры килә
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Соңгы елларда Татарстан аграрийларының төп «дошманы» булып корылык саналды һәм нәкъ менә ул иминият түләүләре өчен төп сәбәп булды. Әмма хәзер эссегә алмашка озакка сузылган җәйге яңгырлар килә һәм туфракта дым бик артып китә. Шуның аркасында быелгы урып-җыю темплары узган елгыдан калыша – әлегә 1 млн тонна ашлык җыелган, ә хуҗалыкларга уңышның бер өлешен югалу куркынычы яный.

Уттан суга

Авыл хуҗалыгы өчен куркыныч метеорологик күренешләр даимигә һәм күп төрлегә әйләнә бара. Аграр иминиятчеләр илкүләм берлеге (НСА) мәгълүматына караганда, 2022 елдан 2024 елга кадәр Татарстанда иминият очракларының төп сәбәбе туфрак һәм атмосфера корылыгы булса (аларга түләүләрнең 90 проценттан артыгы туры килгән), 2025 елда исә, вазгыять кискен үзгәргән. Республиканың ике хуҗалыгында туфракта дым артык күп булу сәбәпле, борчак уңышы һәлак булган, аларга 7,3 млн һәм 2,5 млн сум түләгәннәр. Узган ел йомгаклары буенча, тулаем алганда илдә артык дымнан, су басудан һәм ташудан 30 төр культураны югалткан 16 төбәк аграрийлары 602 млн сум түләү алган.

Быел Татарстан игенчеләре 4,3 мл тонна ашлык җыеп алуга исәп тота, моның 2,2 млн тоннасы бодай булырга тиеш. Әмма ахыргы күрсәткечләр күбесенчә киләсе атналардагы һава торышына бәйле булачак. Төп куркыныч – озакка сузылган яңгырлар. Артык дым тулай уңышны гына киметеп калмый, ә ашлык сыйфатын да сизелерлек начарландыра ала.

Урып-җыюны август ахырына кадәр төгәлләргә кирәк, тик әлегә яңгырлар аркасында быелгы урак өсте узган еллардагыга караганда шактый калыша. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматына караганда, бөртеклеләрнең 1 103 379 гектар гомуми мәйданыннан 5 августка 238 мең гектар гына сугылган, ә 2025 елда шул ук көнгә 370 мең гектардан уңыш алырга өлгергән булганнар. Хәзер узган елгы 1,6 млн тоннага каршы, 1 млн тонна ашлык сугылган.

Коры көннәрне тотып калу

Республиканың тугыз районында (Алабуга, Кайбыч, Чүпрәле, Чистай, Минзәлә, Мөслим, Азнакай, Арча һәм Бөгелмә) туфракның артык дымлы булуын әле язын ук теркәгәннәр. Чәчү вакытында техника ябышкак һәм юеш туфракта баткан, ә басу-кырларда туфракның тыгызлануы киләсе елларга да уңдырышлылыкны бозу белән янаган.

Җәен республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Алабуга, Минзәлә, Актаныш, Тәтеш һәм башка районнарда кабат туфракның артык дымлы булуын теркәде. Хуҗалыклар коры көннәрне көтәргә һәм техникалар кырларга керә алсын өчен маршрутларны үзгәртергә мәҗбүр булды. Нибары июль ахырына, яңгырлар вакыт-вакыт явып китә башлагач кына урып-җыю штат режимына керде.

Хәзер бер гектардан уртача уңыш күләме узган елгы кебек үк – 40 центнердан бераз гына артык. Алдынгы районнар – Тәтеш (гектардан 60,4 ц), Зәй (51,1), Мамадыш (51,6). Шул ук вакытта Яшел Үзән районында әлегә гектарыннан бары тик 23 центнер, Лаеш районына 29 центнер гына җыялар.

Ашлык сыйфатын Татарстанда агросәнәгать комплексы продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү федераль үзәге филиалы белгечләре тикшерә. Шушы көннәрдә алар яңа уңышның беренче партиясен бәяләгән. Бу Чүпрәле районыннан уҗым бодае булган. Филиал директоры Татьяна Менликиева аңлатканча, ашлыкны дымга, клейковинага катнашмалар булуга тикшергәннәр. Бодайның 3 класска туры килүе ачыкланган, ә анда аксым күләме хәтта күбрәк тә – 16,2% (нормада – кимендә 12 процент булырга тиеш). Урып-җыю ахырына кадәр бодайның бөтен уңышын тикшерергә планлаштыралар, моның өчен якынча 4,5 мең үрнәк сайлап алачаклар.

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Уҗымнар өчен куркынычлар күбрәк

Синоптиклар фаразлаганча, җәйге челлә инде бу атна ахырында бетәчәк, ә киләсе атнада салкынча һава торышы һәм яңгырлар килә.

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе Сергей Захаров әйткәнчә, туфракның артык дымлануы – рәсми танылган куркыныч агрометеорологик күренеш.

«Безнең хезмәт аграрийларга иминият очракларын документлаштырып расларга булышырга әзер. Иминиятләштерелгән хуҗалыклар түләүләр рәсмиләштерү өчен кирәкле документлар сорап мөрәҗәгать итә ала», – диде Сергей Захаров.

Аграр иминиятчеләрнең илкүләм берлеге мәгълүматларына караганда, Татарстан үсемлекчелек белгечләре чәчү мәйданнарының 79 процентын иминиятләштергән инде.

Берлек президенты Корней Биждов уҗым культураларын иминиятләштерү үзенчәлекләре турында сөйләде.

«Уҗымнарны иминиятләштерү вакыты озаграк: ул шытымнарның көзге үсешен, аларның кышкы стадиясен һәм алга таба язгы-җәйге сезоннан башлап уңышны җыюга кадәр вакытны иңли. Соңгы еллар практикасы күрсәткәнчә, уҗым культуралары шушы һәр этапта да югалтуларның югары куркынычына дучар», – дип сөйләгән Биждов.

Аның сүзләренчә, иминият полисы рәсмиләштерү – беренче адым гына. Әгәр артык дым аркасында югалтулар була икән инде, аграрийларга гамәлләрнең алгоритмын төгәл белү зарур.

«Беренче эш итеп, ашыгыч рәвештә зыянны теркәргә кирәк: проблемалы участокларны төрле ракурстан фото һәм видеога төшерегез, шытымнарның халәтен, җыелган суны, техника эзләрен, кырның деградация билгеләрен күрсәтегез. Бу дәлилләр базасы. Икенчедән, бу хәл турында үзегезнең иминият компаниясенә хәбәр итегез: моның тәмам критик хәлгә төшкәнен көтеп торырга кирәкми. Иминиятче алдагы эшләр турында оператив хәбәр итәчәк һәм кирәкле документлар исемлеген бирәчәк. Өченчедән, куркыныч табигый күренеш башлану турында Росгидрометтан рәсми белешмә соратыгыз бу документ булмаса, артык дым куркынычы сәбәпле иминият очрагын исбатлап булмаячак. Әгәр төбәктә гадәттән тыш хәл режимы кертелгән икән, вәкаләтле органның тиешле карары күчермәсен алыгыз. Һәм һичшиксез бөтен беренчел документацияне саклагыз, бу кәгазьләр югалтуларның масштабын дәлилләргә ярдәм итә һәм түләүләр процессын сизелерлек тизләтә», – дип аңлатты Биждов.

Берлек президенты аграрийларны хәзердән үк шартларны сайлый башларга һәм уҗым чәчүлекләрен иминиятләштерү килешүләре төзергә өнди. Авыл хуҗалыгы культураларын чәчү (ул августта башлана) төгәлләнгәч, 15 көннән дә соңга калмыйча, дәүләт ярдәме шартларында иминиятләштерергә була. Тик зыян килеп, яклау механизмы булмаган очракларга дучар булмас өчен, моны алдан ук эшли башлау хәерле.

Чыганак: «Республика Татарстан», Фәридә Якушева

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар