Социаль челтәрләрдә блогер Гөлнур әнисеннән файдалы киңәш җиткерә.
Видеода күренгәнчә, блогерның әнисе духовка рәшәткәсен фольгага төрә. «Бу – бәлешләрнең төбен көйдерми, «йөзен» китерә. Фольганы рәшәткә аралаш кертеп чыгарга, алайса духовкадагы вентиляция белән төшеп китәргә мөмкин», – дип сөйли блогер.
Комментарийларда халык бу хакта белмәүләре турында яза. Бәлеш көймәсен өчен духовкага иң аска әле су, әле кирпеч, яки ком куялар икән. Киңәш өчен рәхмәт белдерәләр.