news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Духовка стеналарына каткан майны ничек чистартырга?

news_top
Духовка стеналарына каткан майны ничек чистартырга?
"Татар-информ" архивы

Духовка миче эченә каткан пычракны химикатлар белән генә чистартып бетереп тә булмаска мөмкин. Моның өчен гади ысуллар киңәшләр сайтында чыкты.

Аш серкәсен үзен генә дә, су белән катнаштырып та кулланырга була. Бу пычракның күләменә бәйле. Аш серкәсе белән төрле пычракны тиз генә чистартып була. Моның өчен губканы серкә белән чылатыгыз һәм духовка эчен сөртеп чыгыгыз. Бер-ике сәгать узгач, пычракны сөртеп алыгыз.

Нашатырь да пычракларны чистартырга ярдәм итә. Аны бераз лимон кислотасы белән кушып, пычрак урыннарга сөртегез һәм берәр сәгать көтеп торыгыз. Аннары каткан майларны чиста чүпрәк белән сөртеп алыгыз.

Нашатырь спирты белән эшләгәч, бүлмәне яхшылап җилләтегез. Кулга резина перчатка киеп эшләргә онытмагыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар