Даруханәдәге бер флакон ярдәмендә духовка пыяласы су кебек үтә күренмәле булачак, майны лупа белән дә табып булмый, дип ышандыра оста хуҗабикәләр.
Кухня җыештыру хуҗабикәләрнең күп вакытын ала, чөнки даими пешерүдән барлыкка килгән май һәм корым җыелган урыннар бар. Мәсәлән, духовканы тиз генә чистартып булмый. Әмма даруханәдә сатыла торган нашатырь спирты ярдәмендә иске майны җиңел генә юып була. Бу турыда киңәшләр сайтында язалар.
Эш тәртибе
Эремә әзерләгез: 1 аш кашыгы нашатырь спиртын 1 литр суга салыгыз.
Эремәне өслеккә сөртегез: йомшак губканы әлеге эремәгә манып, духовка пыяласын яхшылап сөртегез.
Көтегез: пычракларга тәэсир итсен өчен, эремәне пыяла өстендә 10-15 минутка калдырыгыз.
Пычракларны юып төшерегез: йомшарган майны юеш чүпрәк яки губка белән сөртеп алыгыз.
Пыяла өстен ялтыратыгыз: ялтыравык бирү өчен, өслекне чиста микрофибра тукыма белән сөртегез.
Мөһим!
Духовка пыяласын бары тик сүнгән һәм суынган хәлдә генә чистартырга ярый. Кухня яхшы җилләтелергә тиеш. Эш барышында кулларга зыян китермәс өчен, резин перчаткалар кулланыгыз. Чистарту эшләрен тәмамлагач, пыяла өслеген чиста су белән юып төшерегез – кухнягыз ялтырап торачак һәм якыннарыгызны сөендерәчәк, диелә бу хәбәрдә.