Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Дустының кулында үлгән». Кыз һәм егетне машина таптаган, йөртүче мәетне яшермәкче булган

news_top_970_100
«Дустының кулында үлгән». Кыз һәм егетне машина таптаган, йөртүче мәетне яшермәкче булган
https://pixabay.com/

Ростов өлкәсенең Новочеркасск шәһәрендә сәүдә үзәге янында авария була. «Дэу Матиз» машинасы белән идарә итүче хатын-кыз парковкада ике җәяүлене – 25 яшьлек Анастасия һәм 30 яшьлек Валерийны таптый. Шаһитлар сүзләренчә, машина кызны асфальттан сөйрәп алып бара, бу вакытта ир-ат капот өстендә була. «Дэу Матиз» туктап торган «Киа» машинасына бәрелгәч кенә туктый. Капоттагы ир-ат ике машина арасына кысылып кала. Аның белән булган кыз урында ук һәлак була. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Шаһитлар сүзләренчә, «Дэу Матиз»ның 31 яшьлек хуҗабикәсе урыннан качып китмәкче була. Аны шаһитлар тоткарлый, алар полиция чакыра. Бу хатынның машина йөртү таныклыгы да булмавы ачыклана.

Шаһитлар сүзләренчә, «Матиз» хуҗасы полициягә әйткәнчә – ул әле автомәктәптә укый һәм газ белән тормоз педальләрен бутаган.

Имгәнгән Валерийның әнисе «КП» хәбәрчесе белән аралашкан. Ул әле дә аңына килә алмавын әйтә. «Улым «күлмәктә тугандыр» инде. Аның аягы гына шешкән. Настяны бик кызганам. Ул талантлы, сәләтле кыз иде. Рәссам. Бик матур картиналар ясады. Валера аның белән күптәннән дус», – ди Людмила.

Фаҗига булган көнне, Настя Валерийны үзе белән Новочеркасскига барырга күндерә. Биредә аның әтисе яши, ул хәзер хастаханәдә.

«Настя этләрне ашатырга тиеш иде. Улым аның белән иптәшкә барган, алар Ростовтан Новочеркасскига автобуста килгән», – ди Людмила.

Этләрне ашаткач, алар юлга җыена. «Настяның атасы сәүдә үзәге янында яши. Шул парковкада авария булган инде», – ди бу хатын.

Валерий әнисенә фаҗиганең мизгел эчендә булуын әйткән. «Мин аңламый да калдым. Бик тиз булды. Мин мизгел эчендә капот аша очтым», – дигән ул.

Егет беренче чиратта Настя турында уйлаган. «Улым сүзләренчә, Настя аягына торып баскан. Улым әле җиңел сулап куйган булган. Аннары ул егылган да үлгән. Улымның кулларында мизгел эчендә үлгән», – ди Людмила.

Авария китереп чыгарган хатын исә Валерийга көтелмәгән тәкъдим ясый. «Ул улыма болай ди: «Әйдәгез, мәетне яшерәбез». Белмим, башына ничек шундый уй килгәндер, аффект халәтендә булганмы», – ди Людмила.

Валерий Настяның апасына шалтыратып, фаҗига турында хәбәр итә. 

Авария китереп чыгарган хатынга карата административ протоколлар төзелгән. Тикшерү бара, аннары процессуаль карар кабул ителәчәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100