Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшь әни дустының биш айлык кызын идәнгә бәреп, баш сөяген сындырган

news_top_970_100
Яшь әни дустының биш айлык кызын идәнгә бәреп, баш сөяген сындырган
https://buryatia.sledcom.ru/

Бурятиядә яшәүче хатын дусты белән талашкан һәм, үч итеп, дустының 5 айлык кызын идәнгә тотып бәргән. Баланың баш сөяге сынган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

5 ноябрьдә иртән иртүк Республика балалар клиник хастаханәсенә нәни кызны китерәләр. Биш айлык кызның бөтен тәнендә имгәнүләр була, шул исәптән баш сөяге дә сынган. Бала бик җитди имгәнү сәбәпле, Бурятия буенча Тикшерү идарәсе тикшерү башлый.

Якынча белешмә буенча, баланың имгәнүенә 24 яшьлек хатын катнашы булуы ачыклана. Ул – зыян күргән сабыйның анасының дусты була. Аңа карата җинаять эше ачыла.

Тикшерү версиясе буенча, 24 яшьлек хатын соңгы ике елда Кома авылындагы бер йортта дус хатыны белән бергә яши. Алар икесе дә нәни балаларын тәрбияли, бер җирдә дә эшләмиләр, балалар пособиесенә яшиләр, хәмер эчәләр. 5 ноябрьгә каршы төндә алар аш бүлмәсендә кабат хәмер эчеп утыра, аннары исереп, талаша башлыйлар.

Шуннан соң 24 яшьлек хатын кунак бүлмәсенә керә, дустының баласын кулына ала һәм аш бүлмәсенә алып килә. Аннары баланы идәнгә бәрә, баланы авыр хәлдә хастаханәгә илтәләр. Хәзер сабыйны табиблар дәвалый.

Бу хатын сорау алганда гаебен таный, аны берничә елга ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100