Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дустының баласын коткарган яшь кыз янып үлгән

news_top_970_100
Дустының баласын коткарган яшь кыз янып үлгән
Фото: https://vk.com/prosecutor_pk25, Приморье крае прокуратурасы

16 апрельдә иртә белән Приморье краендагы Дальнереченск шәһәрендә 2 фатирлы шәхси йорт яна башлый. Өйдә өлкән яшьтәге хатын-кыз, 22 яшьлек кыз һәм 2 бала була. Янгында өлкәннәр – 1965 һәм 2002 елда туган 2 хатын-кыз үлә, балалар исән кала. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Нәни кызны коткаручылар алып чыга, малайны 22 яшьлек кыз тәрәзәдән төртеп чыгара. Ул гаилә дусты була, малайны коткара, тик үзе һәлак була.

Өйдәге кешеләр уянганда, тирә-якта куе төтен була инде. Яшь кыз 7 яшьлек малайны кулына ала, берни күрмәгән килеш капшанып кына тәрәзә янына бара һәм баланы төртеп чыгара. Аннары – караңгылык. Кыз үлә. Тагын бер бүлмәдә пенсионер хатын да һәлак була.

Һәлак булучылар – балаларның әбисе һәм аларның әнисенең дус кызы. Әни кеше үзе эшләре белән киткән, фаҗига вакытында ул Владивосток аэропортында була. Балаларын якыннарына калдырып тора.

Мәетләрне янгын сүндерүчеләр таба. 9 яшьлек кыз да авыр хәлдә килеш табыла, коткаручылар кулга алгач, ул йөткереп җибәрә.

«Белгечләр реанимацияләргә тотынды, табибларга тапшырды. Хәзер кызны табиблар күзәтә, баланың пешкән урыннары күп, аның гомере өчен табиблар көрәшә. 7 яшьлек малай әнисе кайтканын социаль-реабилитация үзәгендә көтә», – дигәннәр Приморье крае прокуратурасында.

Ведомство кадрларыннан күренгәнчә, өй янып беткән. Гаилә якыннарын да, торагын да югалткан. Янгын сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100