news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Дустын үлемнән коткарган»: күлләвеккә баскан 14 яшьлек үсмер һәлак булган

news_top

«Синең белән барысы да яхшымы?» – фаҗига алдыннан 14 яшьлек Витяга (исеме үзгәртелгән – иск.ред.) килгән соңгы хәбәр менә шул була. Иң якын дусты, бәла буласын алдан сизгәндәй, аңа шушы сорауны язып җибәрә. Ә Витя җавап бирергә өлгерми... Берничә сәгатьтән коточкыч хәбәр тарала: «Яшүсмергә ток суккан, ул үлгән». Бу хакта «Комсомольская правда» яза.

Җәйнең соңгы көнендә, 31 августта, Витя дусты белән урамга чыгып китә. Укучылар төзелеш тирәсендә йөриләр. Бер мизгелдә аның дусты җыелып торган суга баса һәм аңа ток суга. Витя ярдәмгә ташлана. Ул иптәшен коткара, ләкин үзе котыла алмый. Үтеп баручылар «ашыгыч ярдәм» чакыра.

Тикшерү комитетының Байкал аръягы буенча Тикшерү идарәсендә «Саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү, төзелеш һәм башка эшләрне башкарганда иминлек кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

«Объект төзүче фирма хезмәткәрләре, иминлек кагыйдәләрен бозып, изоляция катламы зарарланган кабель кулланган, – ди тикшерүчеләр. – 14 яшьлек малай ток сугу аркасында шунда ук үлгән. Икенче бала хастаханәдә ята».

Суд медицина экспертизасы билгеләнгән. Тикшерүне Байкал аръягы прокуратурасы уздыра.

Малайның якыннары аның бик ярдәмчел булуы турында сөйли. «Ул һәрвакыт шундый ярдәмчел иде: әгәр берәрсе бәлага юлыкса, үзе турында уйламый, тизрәк ярдәмгә ташлана иде. Ул беркайчан да бернидән дә курыкмады», – ди алар.

Витя вакытын бушка уздыручылардан булмый. Ул туристлар клубында әгъза булып торган. Кыяга менү белән шөгыльләнгән һәм мотоциклда йөрергә яраткан.

«Буш вакытын дуслары белән уздыра иде. Походларга йөрергә яратты, – дип сөйли Витяның танышлары. – Аның белән һәрвакыт күңелле иде. Витя яхшы күңелле, намуслы булуы белән аерылып торды. Һәрвакыт кәефне күтәрә белә, компаниянең җаны иде».

1 сентябрьдә, Белем көнендә, дуслары Витяны искә алырга җыелган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар