Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дустын үтереп, мәетен тураклаган кешене иреккә чыгарырга сорыйлар

Дустын үтерүен таныган ир-ат үзе дә адвокат тәкъдименнән соң гаҗәпкә калган.

news_top_970_100
Дустын үтереп, мәетен тураклаган кешене иреккә чыгарырга сорыйлар

Түбән Камада 63 яшьлек ир-атны иптәшен үтерүдә гаеплиләр. Адвокат үтерүдә шикләнелүче ир-атны иреккә чыгарырга сорый. Бу турыда «Татарстан24» телеканалы хәбәр итте.

Быел июнь аенда аракы эчеп алгач, иптәшләр талаша башлый. Тикшерүчеләр фаразынча, һәлак булган ир-ат пычак алып, иптәшенә яный. Хөкем ителүче ир-ат балконга йөгереп чыга, кулына беренче очраган әйбер - чүкеч ала. Дустын чүкеч белән кыйнап үтерә. Шуннан соң мәетне кисәкләргә бүлә, пакетка салып суыткычка куеп тора. Аннары шәһәрнең төрле почмаклары буенча таратып чыга. Мәет җәсәдләрен эт табып ала. Шуннан соң тикшерү башлана һәм бу ир-атны кулга алалар.

Шушы көннәрдә әлеге җинаять эшен суд карый башлады. Ир-ат олы яшьтә, күзләре күрми диярлек, сулыш системасы белән дә проблемалары бар. Гаебен дә таныган, тикшерүгә дә ярдәм итә. Шуларны исәпкә алып, дәүләт гаепләүчесе аны 11 елга ирегеннән мәхрүм итәргә кирәк дип исәпли. 

Адвокатның фикере исә барлык тыңлаучыларны да шаккатырган. Алда әйтелгәннәрне исәпкә алып, адвокат җинаять кылган ир-атны иреккә чыгаруны сорый. Хәтта гаепләнүче ир-ат үзе дә гаҗәпкә калды, диелгән әлеге хәбәрдә.

Бу ир-атка җәзаны суд билгеләячәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100