news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дустын башына балта белән чабып үтергән кешене тотканнар

news_top
Дустын башына балта белән чабып үтергән кешене тотканнар
Фото: https://oren.sledcom.ru

Оренбургта яшәүче ир-ат дустын балта белән чабып үтергән һәм мәетен ташландык су чокырына яшергән. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Мәетне 14 майда «Яшма» бакчачылык ширкәтендә табалар. 61 яшьлек ир-атның башында чабылган ачык яралар була.

Үтерүдә шикләнелүчене 1 тәүлектән соң табалар. Сорау алганда ул иптәшен 11 майда үтерүен сөйли. Дуслар талашлар. Шуннан соң берсе кулына балта ала, дустының башына берничә тапкыр суга. Ул җинаяте турында сөйләргә җыенмый – шуңа күрә мәетне ташландык су чокырына ыргыта. Мәетне 3 тәүлек узгач кына табалар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар