Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Дустым Айгөл битемне карап тора»: Фирдүс Тямаев косметологка йөри

Җырчының мондый процедураларга йөрүенә аптыраганнар.

news_top_970_100
«Дустым Айгөл битемне карап тора»: Фирдүс Тямаев косметологка йөри
Салават Камалетдинов

Җырчы Фирдүс Тямаев косметологка барган. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсенә язды.

«Айгөл врач косметолог буларак кына түгел, кеше буларак бик җайлы. Без икәү очрашсак, барыбер берәр кызык сөйләшеп, мине көлдереп, үз эшен эшли. Рәхмәт, дустым, соңгы процедураң өчен. Әле дә бит янып йөри. Шутка», — дип яза Фирдүс.

Фирдүс битенә косметик процедура ясаганны видеога төшергән. «Бу, дуслар, кислота», — ди ул. Җырчы битен тарттырып күрсәтә. «Иртән битне юмаган идем», — дип шаярта.

«Миңа елдан-ел яшәрәсең, чибәрләнәсең дип сорау бирәләр. Дустым Айгөл минем битне карап тора», — ди Фирдүс.

Инстачылар бу хәлгә төрлечә караган. «Аптыраттың. Мин Фирдүс мондый процедураларга йөрми дип уйлаган идем. Никтер сезне гади ир-егет дип уйлаган идем», «Безнең ирләр бер нәрсә сөртми бит, косметологка тоже йөрмәгез. Сез гади егет кебек күренә идегез, шуңа шаккаттым», диләр.

Башкалары исә Фирдүсне «молодец», «гарәп шәехе», дип мактый. «Фирдүс, үзеңне карап тор. Ләкин перчатка киеп ясаган массажны аңламыйм», «Әйе, дөрес эшлисең. Яшь вакыттан үзеңне карарга кирәк, косметолог киңәшләренә колак салырга», дип язалар.

«Фирдүс кислота сылатып яшәрә икән дип, халык битенә кислота сөртмәсен тагын», — дип шаярталар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100