«Дусты сиптереп аккан канны туктатырга маташа». Үсмер егеткә урамда пычак кадаганнар
«Ералаш» тапшыруында төшкән 16 яшьлек малай очраклы рәвештә генә 20 яшьлек егет белән очраша.
Волгоград шәһәрендә урамда 16 яшьлек Ваняны үтергәннәр. Ул «Ералаш» тапшыруында төшкән булган. «Үлем иң яхшыларын гына алып китә», — дип яза Ваняның дуслары социаль челтәрләрдә. Әлеге вакыйга турында «Комсомольская правда» хәбәр итте.
29 гыйнварда Джержинский районындагы Новодвинская урамында булган фаҗига күпләрне тетрәндергән. Малайны урам уртасында үтергәннәр. Ул узып барышлый бер егеткә орынып киткән өчен һәлак булган.
«Син мәңге минем йөрәгемдә булырсың, яраткан улым минем», — дип яза Светлана исемле хатын. Ваняның әнисе күптән үлгән инде, әтисе еракта эшли, баланы әбисе һәм Светлана исемле апасы үстерә.
«Ул бездә яши диярлек иде. Минем улым белән дуслар иде. Кичә кич тә бергә булдылар. Ваняны минем улым каршында үтергәннәр. Табиблар килгәнче Ваня улым кулында булган. Мин биш минуттан килеп җиттем. Таксида барганда ашыгыч ярдәм чакырдым», — дип сөйли Светлана.
Ваня туганы белән укудан кайтып килә. Алар көллияттә укый. Ваня яхшы укучы, тыныч кеше була. Берара бокс белән шөгыльләнә, «Ералаш» тапшыруында катнаша. Шулай да Ваня бер малайдан телефон талап алуда гаепләнгән булган. Гаепне ул үз өстенә ала. Аның иреген чиклиләр, ул браслет киеп йөри.
«Мин 18.20 сәгать тирәсендә урамнан бара идем. Асфальтта ятучы канга баткан егетне күреп алдым, аның янына кешеләр җыелган. Яраланган малайны икенче малай тотып тора иде. Дусты бу малайның муеныннан сиптереп аккан канны туктатырга маташа, үзе елый, „Күзеңне йомма! Йоклама!“, ди», — дип әйтә шаһитларның берсе.
Барысы да мизгел эчендә була. Ваня урамда 20 яшьлек егеткә бәрелә. Егет кисәтү ясый һәм каршы суга. Аннары алар сугыша башлый. Яшь егет Ваняның муенына пычак кадый һәм качып китә. Үтерүче белән корбан беркайчан да таныш булмаган. Тоткарланган 20 яшьлек егет моңа кадәр дә хөкем ителгән.
Үтерүчене фатирында тотканнар. Ул киемнәреннән канны чистартып маташкан булган. Ул үз гаебен таныган. бу егетне 15 елга ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.