Дустыңның җинаятен яшергән өчен нинди җәза була?
Суд 41 яшьлек ир-атның дустының кеше үтерүенә шаһит булуын ачыклаган.
Зәйдә яшәүче кешене дустының җинаять кылуын яшергән өчен хөкем иткәннәр. Бу хакта "Татар-информ"га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Ирина Гудкова хәбәр итте.
Ел башында “Энергетик” бакчачылык ширкәтендә 41 яшьлек ир-атның дустының кеше үтерүенә шаһит булуын суд ачыклаган. Аннан алар мәетне бергәләп тимер юл янына чыгарып карга күмгәннәр.
“Кылынган авыр җинатьләрне яшергән өчен” маддәсе буенча ир-ат 10 айга каты режимдагы колониягә хөкем ителгән.