«Дуслык» газетасы журналисты Шәмсия Хәлимова: «Без китсәк, эшләргә кеше калмый»
Бу көннәрдә Казанда Бөтенроссия татар журналистлары форумы узды. «Интертат» журналисты форум катнашучысы, Киров өлкәсе Нократ Аланы районының «Дуслык» газетасында эшләүче Шәмсия Хәлимова белән аралашты.
Шәмсия апа, бу газетада күптән эшлисезме?
Бездә 1990 еллардан бирле «Дуслык» газетасы чыга. Мин шул чаклардан ук әлеге басмада хәбәрче булып эшлим. Газетабызның тиражы 530 данә генә.
Газетагызда күбрәк нинди темалар яктыртыла?
Хәзер безнең газетаны алучылар – олы яшьтәге кешеләр, шуңа күбрәк өлкәннәрнең үзләре турында язабыз. Аларның тормыш юллары бүгенге көн белән чагыштыра торган түгел, гыйбрәтле. Укытучылар, укучылар, мәдәният йорты хезмәткәрләре, районда үткән бәйрәмнәр – берсе дә калмый.
Безнең газетаның һәр номерында «Әдәби сәхифә» эшләп килә. Анда танылган әдипләрнең дә, җирле авторларыбызның да хикәяләре, шигырьләре басыла. Шигырь язучылар өчен «Минем иҗатымны газетада бастырдылар», – дип әйтү мөһим бит инде.
Коллективыгызда ничә кеше эшли, яшьләр бармы?
Без 4 кеше эшлибез. Яшьләрне җәлеп итү өчен яхшы хезмәт хакы түләргә кирәк. Без 0,75 ставкада эшлибез, баш мөхәррирнең генә тулы ставка, анысын да әле күптән түгел генә бирделәр. Без шул акчага да риза, китсәк, анда эшләргә кеше калмый. Иң мөһиме – газета ябылмасын.
Сезнеңчә, татар журналистикасына нәрсә җитми?
Беркөнне генә Түбән Өше авылыннан бер бабай шалтыратты да: «Сезнең газетагыз безгә ике атнага соңрак килә», – диде. Мин шаккатым, ничек инде алай, дим. Гел шулай килә, ди бу. Исемен, нигә баштарак хәбәр итмәгәнен сорадым. Исемен әйтмәде, «Әйтсәм, почтальонга сүзе була», – диде. Безнең татар кешесендә шундый «яхшы түгел» дигән әйбер бар бит инде. Бу үзенә күрә матур сыйфат, татарны татар итеп калдыра инде ул. Безне үзгәртеп булмый. Җайлап кына үзебезнекен эшлибез инде барыбер, кычкырып, аяк бәреп түгел.
Алайса татар журналистикасына почта белән проблемалар булу комачаулый инде.
Мин бу хакта язган да идем. Бер авылга барып, почта бинасына кердем. Бу гыйнвар айлады иде. Күз салдым, анда безнең октябрь аендагы газеталар ята. Кеше үзе килеп алса гына, почтальон атнага бер генә тарата. Авыл зур, бер башыннан икенче башына төшкәнче дүрт чакрым бардыр. Авылның «теге» башында яшәүче, газета өчен «бу» башына төшми бит инде.
Ә сезнең газета нинди даимилек белән басыла?
Сигез битле газетабыз атнага бер чыга. Әле теге шалтыраткан бабай: «Мин газетаны бик көтәм, чөнки анда телевидение каналларына программа килә», – диде. Олы яшьтәгеләр телевизор карый бит әле, аларга Казанның программасы кирәк.
Дүрт кеше генә бер атнада 8 битлек газетаны эшләп өлгерәме?
Әйткәнемчә, бер бите – «әдәби сәхифә», бер бите «Губернские вести»га бирелә, без аларны бастырырга тиеш. Бер бите – программа, баш бит – баш бит инде ул. Җыябыз, тырышабыз.
Газетагызны социаль челтәрләрдә күрсәтәсезме?
Социаль челтәрләрдә газетабыз бар, әмма аны актив алып барабыз, димәс идем. Ул социаль челтәрләрнең куркыныч ягы да бар бит. Мәсәлән, мин район газетасын рус телендә яздырып алмыйм, чөнки интернеттан гына карап барам. Шуңа, социаль челтәрне алып бару безнең өчен ике яклы..