Гадел белән Илнур балачактан аерылгысыз дуслар булды. Бер йортта яшәделәр, бер балалар бакчасына йөрделәр, соңыннан бер мәктәптә укыдылар. Футболга да икесе бергә язылды. Алар бер-берсеннән башка тормышларын күз алдына да китермәде. Башка малайлар һәм кызлар өйләренә телефонга, компьютерга багынып утырганда, бу ике малай ишегалдындагы уен мәйданчыгында рәхәтләнеп чабышты, уйнады, үзләренә әллә нинди шөгыльләр тапты. Дәресләрен дә бергә әзерләделәр. Улларына карап, әти-әниләре дә сөенде. Балалары аркасында, алар да үзара дус булып яшәде. Бөтен бәйрәмнәрне бергә уздырдылар, ялларын да бергә туры китерергә тырыштылар, табигатькә дә бергә чыгып ял иттеләр.
Ә соңыннан алар сыйныфына Лилия исемле яңа укучы кыз килде. Һәм Гадел белән Илнур икесе дә Лилиягә гашыйк булды. Тик Лилия малайларның берсенә дә игътибар итмәгәндә, барысы да яхшы булды. Егетләрнең бөтен сүзе – шушы яңа чибәр кыз турында. Футболга да сирәк чыктылар, ә ешрак кызлар турында сөйләшәләр иде. Дөресрәге, бер кыз турында. Лилия – аларның икесенә бер мәхәббәт булды.
Һәм менә көннәрдән бер көнне Лилия Илнурга игътибар итте. Илнур да аны өенә озатып куярга булды. Ә соңыннан, өенә кайткач, шундук Гадел янына йөгерде, Лилия турында сөйлисе килде.
Тик Гадел дусты өчен сөенмәде. Ул җаны өзгәләнеп көнләште. Лилиянең аны түгел, ә Гаделне сайлавына гарьләнде. Ул шундук бар нәрсәдән дә колак какты: иң якын дустын да, яратып йөргән кызы белән бергә булу өметен дә югалтты Гадел.
Ә Илнурның бар да искиткеч иде. Ул көн саен Лилия белән очраша, телефоннан языша һәм дусты Гадел турында бөтенләй онытты. Иртән мәктәпкә барганда гына очраша башладылар. Ләкин бу мизгелләрдә дә Илнур дустының хәлләрен сорашмады, ә Лилия турында гына сөйләде. Гаделгә боларны тыңлау авырдыр дип, уйлап та бирмәде. Илнур белән Гаделнең дуслыгы күзгә күренеп юкка чыга барды.
Әнисе дә Гаделнең кәефе үзгәргәнен сизде.
«Нишләп урамга чыкмыйсың, нигә Илнур керми?» – дип төпченде.
Тик Гадел берни дә дәшми генә үз бүлмәсенә кереп бикләнә. Әгәр ул кыз бала булса, көннәр буе елап кына ятар иде. Ләкин ул – егет кеше һәм аның ачуы килә. Һәм бүлмәсендә эленеп торган бокс грушасында бөтен ачуын чыгарды. Илнур белән Лилия исенә төшеп, «каны кайный» башлауга, бөтен җан ачуы белән шул грушаны төйде. Футболны да ташлады, чөнки Илнур белән аралашасы килмәде. Ләкин аңа спорт бик кирәк, шуңа да бокс түгәрәгенә язылды. Аның рәттән бөтен кешене һәм бөтен нәрсәне тукмыйсы килде. Монда, рингта сугышып, бөтен хис-кичерешләреннән бушанды. Азга гына булса да онытылып тора алды. Әмма Илнур белән Лилияне бергә күрсә, «каны каный» һәм куллары йодрыкка төйнәлә иде. Әле кичә генә иң якын булган дусты Илнурны кыйнап ташлыйсы килә. Чөнки Гадел хәзер аннан көчлерәк, гайрәтлерәк бит. Ләкин Гадел беркайчан да болай эшләмәячәк, анысын төгәл белә.
Әнисеннән башка мәктәпкә күчерүен сорады. Элекке мәктәбендә бер минутка да каласы килмәде аның. Әнисе дә улының Илнур белән каршылыгын күрде, нәрсә булганын сораштырып карады, тик Гадел берни сөйләмәде.
Ахырда, Гадел дәресләргә йөрми башлагач, әнисе улын башка мәктәпкә күчерергә мәҗбүр булды.
Яңа мәктәп өйләреннән ерактарак. Автобуста йөрергә туры килде. Ләкин бу гына Гаделне куркытмый иде.
Ничектер күңеле тынычланып калган кебек булды. Ләкин яңа дуслар таба алмады. Гадел кешеләргә ышанмый башлады. Ул һәр җирдә хыянәт күрә иде. Шуңа күрә һәрвакыт ялгызы гына булды. Бары тик бокс тренировкаларында гына Артур исемле бер малай белән аралашып китте. Берсендә аңа үзенең бу моңсу тарихын сөйләде. Артур – сугыш чукмары – бөтен нәрсәне йодрык белән хәл итәргә ярата торган егет иде. Илнурны эт итеп кыйнап ташларга яки аңа берәр астыртынлык эшләргә тәкъдим итте. Тик Гадел иптәшенең кызуын тиз басты, җаны ничек кенә өзгәләнсә дә, Гадел мондый түбәнлеккә төшәргә җыенмый иде.
Тик кайнар канлы Артур дусты янында тынычланган кебек булса да, ачуы сүрелмәде, дустын «якларга» уйлады. Илнур турында барысын да белеште һәм берсендә кич Илнурны сагалап торып, аңа ташланды.
«Чын ирләр болай кыланмый, дустым өчен үч алам мин синнән», – диде ул аңа.
Бәхеткә, очраклы гына рәвештә Гадел дә шушы вакытта өенә кайтып бара иде һәм ике кешенең сугышканын ерактан ук күреп алды. Бу сугыш чукмарларын шундук танымады, тик якынрак килгәч, эшнең нидә икәнен тиз төшенде.
Ике дә уйлап тормый, Илнурны якларга тотынды, Артурны көчкә аннан аерып алды. Артурның ачуы чыкты, Гаделнең үзен саткан кешегә карата шундый мөнәсәбәттә булуын аңламады.
Ә Гадел кыйналган-сугылган Илнурны өенә озатты, күгәргән, сугылган урыннарына боз куйды, әти-әнисе кайтканчы, Илнур янында булды.
Бәхеткә, Илнурның эчке органнарына зыян килмәгән, сынган җирләре дә юк, тик тышкы кыяфәте карарлык түгел иде. Гадел көн саен Илнур янына килеп йөрде. Күчтәнәчкә әнисе пешергән тәмле әйберләрне алып керде.
Шулай итеп кабат дуслашып киттеләр. Дөрес, Гадел элекке мәктәбенә кире кайтмады, тик боксны ташлады һәм кабат футболга йөри башлады. Илнур исә Лилия белән очрашуны дәвам итте. Әмма бу инде Гаделне ул кадәр үк борчымый иде. Лилияне күзәтә-күзәтә, аның артык чибәр дә түгеллеген һәм аның әллә ни кызыклы да булмавын торган саен ныграк аңлый барды. Бу хәлләрдән бер бик мөһим сабак алды Гадел: чын ирләр дуслыгы кызларга караганда күпкә мөһимрәк икән. Яхшы дусларны уңга-сулга чәчеп йөрмиләр. Алар белән бергә шау-гөр килеп тәгәрәп үсәләр һәм гомер буе янәшә булалар.
«Дзен» сайтыннан тәрҗемә.