news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Дуслаштыруыгыз өчен рәхмәт»: Алсу һәм Азат Фазлыевлар бер гаиләне саклап калган

Ире белән ачуланышкан ханым җырчыларга хат язган.

news_top
«Дуслаштыруыгыз өчен рәхмәт»: Алсу һәм Азат Фазлыевлар бер гаиләне саклап калган
Рамил Гали

Азат Фазлыев тамашачылардан хатлар күп килүен язган, ә иң ошаганын халыкка да чыгарырга булган.

«Ирем белән талаштык. Ике атна буе сөйләшмәдек. Аңа ачу итеп, көн саен кич кая да булса чыгып китә идем. Бер көнне карыйм — сезнең афиша эленгән, барыйм әле дип, бер билет алдым. Матур итеп бизәнеп, ишекне шапылдатып чыгып киттем. Район мәдәният йорты ераграк, җәяүләп ярты сәгать бардым. Залга керсәм, күрше урында ирем утыра. Ул да миңа ачу итеп, өйдән чыгып качкан. Әле урыннар да туры килгән бит: 11нче рәт, аның 7нче урын, минеке — 8нче. Кычкырып көлештек, сезнең җырларга кушылып җырладык, аннары өйгә машинада кайтып киттек. Шул көннән бирле яратышып, бер-беребезне иркәләп кенә яшибез. Рәхмәт сезгә шул көнне концертыгыз белән килүегез, безне дуслаштыруыгыз өчен!» - дип язган бер ханым.

Инстачыларга бу хат кызык тоелган, көлешкән смайликлар тезгәннәр. Уйдырма дип уйлаучылар да бар. «Күңелле әкият», «Бик тә кызык булган, «Әкият инде» кебек комментарийлар калдырганнар.

«Тышкы матурлык кына җитми кешегә. Кешедә рухи байлык, эчке матурлык булырга тиеш», - дип тирән уйларга бирелгән берәү.

Директка бик күп хатлар килә, әмма монысы күңелемә якын булды. Сезгә дә тәкъдим итәм, анонимно ? «Ирем белән талаштык. Ике атна буе сөйләшмәдек. Аңа ачу итеп, көн саен кич кайда да булса чыгып китә идем. Беркөнне карыйм - сезнең афиша эленгән, барыйм әле дип, бер билет алдым. Матур итеп бизәнеп, ишекне шапылтадып чыгып киттем. РДК ераграк, җәяүләп ярты сәгать бардым. Залга керсәм, күрше урында ирем утыра ?? Ул да миңа ачу итеп, өйдән чыгып качкан. Әле урыннар да туры килгән бит: 11нче рәт, аның 7нче урын, минеке - 8нче. Акырып көлештек тә, сезнең җырларга кушылып җырладык та, өйгә машинада кайтып киттек. Шул көннән бирле яратышып, иркәләшеп кенә яшибез. Рәхмәт сезгә шул көнне концертыгыз белән килгәнегез, безне дуслаштырганыгыз өчен!" #синеноченсоюлэрем

Публикация от Азат Фазлыев (@azatfazlyev)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар