news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Дусларым Deleted булды»: «ВКонтакте» челтәрендә зур проблема чыкты

Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Казан шәһәрләрендә яшәүчеләрнең кайберләре социаль челтәрне ача алмый, хәбәрләр җибәрү функциясе эшләми.

news_top
«Дусларым Deleted булды»: «ВКонтакте» челтәрендә зур проблема чыкты
https://pixabay.com/

Бүген «Контактовые» социаль челтәрендә масштаблы проблемалар килеп чыкты. Бу турыда DownDetector порталы хәбәр итте.

«ВКонтакте» челтәрендә теркәлгән кешеләрнең җитмешләп проценты сайтны ача алмый интегә, егерме проценты хәбәрләр җибәрә алмый, кулланучыларның өч проценты гына челтәргә керә ала.

Алар бу хакта Twitter микроблогында хәбәр итә. «#Вкживи — бик шәп хештег. «ВКонтакте» үлде дип борчылганчы, хештег буенча керәм дә, аның чираттагы тапкыр ял итеп алуына инанам», «Гадәттәгечә Twitter ачам да, чираттагы тапкыр провайдер үлгәнме, әллә «ВК» үлгәнме дип карыйм», «Дусларым Deleted булды, кызлар, егетләр, кайгы уртаклашам», дип язалар.

Кулланучылар дусларының аккаунтлары бетерелүен, аларга хәбәр язып булмавын әйтә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар