news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дуслары күз алдында су астына киткән: Камада 18 яшьлек егет батып үлгән

news_top
Дуслары күз алдында су астына киткән: Камада 18 яшьлек егет батып үлгән
Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе

Кама елгасында яңа төзелеп килүче Алабуга пляжында 18 яшьлек егет батып үлгән. Елгада коену тыелу турында күпсанлы кисәтү язуларына карамастан, бер төркем яшьләр аларны игътибарсыз калдырган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә сөйләүләренчә, егет дуслары белән бергә коенган. Бер мизгелдә егет ярдәмгә чакыра башлаган.

Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе

Кызганычка, егетне коткара алмаганнар. Ул дуслары күз алдында су астына киткән.

Егетнең мәетен коткаручылар ярдан 25 метр ераклыкта 2,5 метр тирәнлектә тапканнар. Аны полицейскийларга тапшырганнар.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында пляжның рәсми ачылышы әле булмавын искә төшерәләр, анда коену тыелу турында аншлаглар куелган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 15 июнь 2025
    Исемсез
    Нишлап куп бата башлады лар сон, малай лар эрам була, кермагез але салкын суга.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар