Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Дуслары казып алырга маташты». Нәни малай иптәшләре каршында комга күмелеп үлгән

news_top_970_100
«Дуслары казып алырга маташты». Нәни малай иптәшләре каршында комга күмелеп үлгән
buryatia.sledcom.ru

Бурятиянең Кабан районында 8 августта кич белән комлы чокырда 6 яшьлек малай һәлак булган. Сабый уйнаган чакта өстенә грунт ишелеп төшкән, һәм ул, асфиксия булып, сулыш органнары капланып үлгән. Россия Тикшерү комитетының Бурятия буенча Тикшерү идарәсе тикшерү башлаган. Бу турыда ведомство сайтында хәбәр ителә.

Якынча белешмә буенча, 8 августта көндез өч малай авыл буйлап уйнап йөри, алар янында өлкәннәр булмый. Балалар чокыр янына китә. Алдагы көнне генә биредә тау битендә комлыкта берничә чокыр ясап куйган булалар. Малайлар шунда уйный башлый.

Бераздан малайларның берсе өстенә грунт ишелеп төшә. Малай чокырда күмелеп кала. Иптәшләре аны казып чыгарырга тырыша, аннары аны казып чыгаралар да. 

Балалар ярдәмгә өлкәннәрне чакыра, алар «ашыгыч ярдәм»гә хәбәр итә. Тик, табиблар килгәнче, малай һәлак була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100