Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дуслары белән су буена шашлыкка баргач, Нураниянең 1 яшьлек улы елгада батып үлгән

news_top_970_100
Дуслары белән су буена шашлыкка баргач, Нураниянең 1 яшьлек улы елгада батып үлгән
Фото: Башкортстан буенча МЧС

Башкортстанның Хәйбулла районы Янтеш авылында бер хатын-кыз Сакмар елгасы буенда баласын югалта, дип хәбәр итә Башкортстан буенча МЧС.

Батып үлгән балага әнисе күз-колак булмаган, дип фаразлыйлар. 24 яшьлек Нураниянең ике улы бар – берсенә 2, икенчесенә 1 яшь. Ул кичә көндез дуслары һәм балалары белән елга буена шашлык кыздырырга төшә. Бераздан бәдрәфкә китә – ә бу вакытта төпчек улы яр буенда уйнаган. Малайның аягы таеп китә, суга егылып төшә, һәм аны көчле агымга агызып алып китә.

Башта алар баланы үзләре эзләп табарга тырышып карый. 15 минуттан соң полиция һәм коткаручыларны чакыралар. Баланы коткаручылар эзли башлый. 1-2 сәгатьтән соң баланы югалган урыныннан 1 километр ераклыкта – агымының түбән урынында табалар. Бу хакта «Mash Batash» Телеграм-каналы яза.

Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Тикшерүчеләр фаҗига урынын карап чыккан. Суд-медицина экспертизасы билгеләнгән, шаһитлардан сорау алалар һәм бу хәлнең сәбәпләрен, шартларын ачыклыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100