Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дуслары белән салып утырганнан соң, урманда адашкан 15 яшьлек кыз туңып үлгән

Дуслары белән салып утырганнан соң, урманда адашкан 15 яшьлек кыз туңып үлгән

news_top_970_100
Дуслары белән салып утырганнан соң, урманда адашкан 15 яшьлек кыз туңып үлгән

10 мартта Воронеж өлкәсенең Борисоглебск шәһәрендә 15 яшьлек кыз бала югала. Яшүсмернең мәетен ике көннән соң Ворона елгасы янындагы агачлар арасында табып алалар. Ул салкында өшеп вафат булган. Бу турыда  Россия Тикшерү комитетының Воронеж өлкәсе буенча идарәсе  хәбәр итте.

Фаҗига буласы көнне бу кыз дуслары белән спиртлы эчемлекләр салып утыра.  Бераз салып алгач, кыз  иптәшләреннән качып китә. Иптәшләре кызның артыннан барып карый, тик куып җитә алмыйлар һәм ул югала. 

Шул ук көнне кичке унбер тирәсендә бу кыз мобиль телефоныннан 112 номерына берничә тапкыр шалтырата. Ярдәм сорый, үзен начар хис итүен әйтә. Экстрен хезмәт диспетчеры яшүсмернең кайда булганлыгын чамалап билгели. Шул урынга табиблар китә. Алар яшүсмерне тапмыйча, кире китеп бара.

Соңрак билгеле булганча, Воронеж өлкәсендә Грибанов районының Бердәм диспетчырлык үзәге хезмәткәрен тоткарладылар. Бу кеше вазифасына җавапсыз карауда гаепләнә. Нәкъ менә шушы диспетчер 15 яшьлек кыздан шалтырату кабул иткән булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Мәрхүмә кызның опекуны бала югалып өченче тәүлек киткәндә генә полициягә мөрәҗәгать иткән. Тикшерүчеләр ачыклаганча, бу бала моңа кадәр дә өйдән качып киткәләгән, спиртлы эчемлекләр дә эчеп йөргән.

Тикшерүчеләр Бердәм дежур хезмәтнең шалтыратулары язмасын өйрәнә, мәрхүмә кызның дусларын һәм опекунын сораштыра. Бу вакыйгага катнашы булган барлык кешеләрнең гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк. Шулай ук опека һәм попечительлек органнарының эшен дә тикшерәчәкләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100