Беренче хатыным белән 11 ел бергә яшәдек. Бер-беребезнең яратып, дус-тату яшәдек без. Хәтта аерылышканда да акырышмый-бакырышмый, кашык-чәнечкеләр бүлешмичә, тыныч кына, аңлашып аерылыштык. Беренче никахтагы кызым белән аралашып торам, акчалата ярдәм итәм, элекке хатыным белән дә мөнәсәбәтләребез начар дия алмыйм, әллә нинди җылылык белән аралашмыйбыз анысы, әмма һәрвакыт тыныч, ипле сөйләшәбез. Аерылышырга үзем гариза бирдем, сәбәбе гади – башка хатын-кызны очраттым. Аерылышуга ук, аңа өйләндем. Икенче хатыным миннән 9 яшькә кечерәк, әмма аның дуслары белән очрашканчы, мин бу аерманы бер дә сизмәдем. Бөтен проблема да шунда. Чөнки минем әйләнә-тирәдә мине чит иткән кешеләр барлыкка килде.
Шундук әйтеп куям: мине беренче хатынымнан аерылганга үкенмим, икенче хатынымны яратам һәм аны югалтасым килми. Безгә бергә бик рәхәт, аңа карата бернинди зарым да юк, киресенчә, икенче сулышым ачылгандай булды.
Әмма минем тирә-ягымда бушлык. Чөнки безнең дуслар да, хәтта туганнар да минем икенче никахымны кабул итмәде. Әлбәттә, алар минем беренче хатыныма ияләнгән иде, әмма минем карарыма шундый кискен карашта булырлар дип, башыма да килмәде. Бөтен уртак дусларыбыз хәзер элекке хатыным белән генә аралаша, хәтта өйләнгәнче үк булган танышларым да минем белән сирәк аралаша, минем янга килмиләр, үзләре янына да чакырмыйлар, хатыным белән бигрәк тә.
Без бәйрәмнәрдә зур компания булып җыелыша идек, ә кайвакыт ялларны да бергә уздыра идек, һәм хәзер миңа шул аралашулар җитми. Социаль челтәрләрдәге фотолардан күреп беләм: алар хәзер дә бергә җыелалар, очрашалар, ләкин миннән башка гына, ә минем элекке хатыным өчен берни үзгәрмәде, ул әле дә дусларыбыз белән элеккечә аралаша.
Хәтта әти-әни һәм абыемның гаиләсе дә минем хәзерге хатынымны үз өйләрендә күрергә теләми, гәрчә ул аларга ошарга бик тырышты. Безне парлап кунакка чакырмыйлар, бары тик үземне генә дәшәләр, ә инде хатыным белән бергә килсәк, очрашулар гел кыска, әллә ничек уйңасыз була, һәрвакыт киеренкелек сизелә. Абыйның хатыны хатынымны бөтенләй күрмәмешкә салыша, сөйләшсәләр дә, бик коры гына сөйләшә. Җиңги абыйны минем икенче никахка каршы котырткандыр, дип уйлыйм. Туганнарыма яңа хатыныма ияләшергә, бәлки, вакыт кирәктер, без бит әле 2 генә ел бергә яшибез. Дөресен генә әйткәндә, мин үземне бик ялгыз хис итәм. Туганнарымның болай кылануына күңелемдә үпкә бар.
Хатынымның үз дуслары бар, тик алар яшьтәшләр, хәтта аның үзеннән дә яшьрәкләр, минем алар белән бернинди уртаклык та, хәтта сөйләшер сүз дә юк. Хәер, алар да минем белән аралашырга әллә ни атлыгып тормый. Алар миңа кызык түгел. Шуңа күрә, хатыным алар белән аерым очраша һәм, мин булмаганда, өйгә чакыра. Шулай булгач, аның аралашу даирәсе сакланып калган, ә мин үземне ниндидер ваккумда итеп тоям. Бу мәңге болай бармас, дип ышанасы килә дә, әмма хәлне ничек үзгәртергә белмим.