17 августка каршы төндә, шулай ук иртән һәм көндез Татарстанда урыны белән көчле яңгыр һәм томан төшүе көтелә. Яшен булуы ихтимал. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә
Шул сәбәпле, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкына реклама такталары, юл билгеләре, агачлар һәм электр линияләре янында ышыкланмаска куша.
«Урамда йөргәндә сак булыгыз. Юл аркылы бары тик җир асты яки җир өсте кичүләрен аша гына чыгыгыз. Балаларга күз-колак булыгыз, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм итегез. Экстрен хезмәтләр телефоны – 112», – диелә хәбәрдә.