Дүшәмбе, 27 июльдә, Татарстанда һава температурасы +36 градуска кадәр күтәреләчәк. Шул ук вакытта урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшен, боз явуы, җилнең секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенә сылтама белән «Татарстан 14» сайты яза.
Синоптиклар фаразлаганча, төнлә сизелерлек явым-төшем көтелми. Һава температурасы +20..+25 градус, көндез +31..+36 градуска кадәр күтәрелә. Көньяк-көнчыгыштан 5-10 метр тизлектә җил исәчәк, яшен вакытында тагын да көчәя.
Казанда да алмашынучан-болытлы һава торышы фаразлана. Төнлә һава температурасы +23…+25, көндез +32…+34 градус була. Көннең икенче яртысында кыска вакытлы яңгыр, яшен булуы һәм боз явы ихтимал.
Гидрометеорология үзәгенең якынча фаразларына караганда, сишәмбе көнне республикага атмосфера фронты килә. Шуның аркасында эссе сүрелә, көндезге температуралар +23..+28 градуска кадәр төшә.