Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дус кызына туган көнгә килде дә янып үлде

news_top_970_100
Дус кызына туган көнгә килде дә янып үлде
Фото: https://sverdlovsk.sledcom.ru

Свердловск өлкәсенең Артемовск шәһәрендә янгында үлгән кыз дустына туган көнгә килгән булган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Любовь исемле 20 яшьлек кыз дусларына кунакка килә. Агач йортта фаҗига 7 октябрьгә каршы төндә була.

Өйдә 22 яшьлек Даниил сөйгән кызы – 18 яшьлек Анна белән яши. Анна дусты Любовьны кунакка дәшә, Даниилның 16 яшьлек энесе дә бәйрәмгә килә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, янгын мунчадан чыга, анда төтен датчиклары булмый. Өйдәге яшьләр барысы да һәлак була. Күрше участок та янып бетә.

Любовьның үлеме әлегә рәсми расланмаган. Моның өчен экспертиза кирәк.

«Әле дә ышанып булмый. Минем Любаша, минем йолдызым. Сине шулай иртә югалтырмын дип уйламаган идем. Сине беркайчан да онытмам», – дип яза якыннары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100