Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Дус кызымның ире белән очрашам, әмма үкенмим...»

Мин бу дөньядагы иң яхшы ир-атны яратам. Ул һәрвакыт минем янда, гел ярдәм итә, кайгыртып тора. Әле ул минем иң яхшы дустымның ире дә. Алдан ук әйтеп куясым килә: без аның белән әллә кайчаннан бирле очрашабыз, дустым да нидер сизенә бугай. Дөрес, алга таба нәрсә эшләргә икәнен өчебезнең беребез дә белми.

news_top_970_100

Миңа 45 яшь һәм ун ел элек тол калдым, ирем авариядә һәлак булды. Иремнең үлемен бик авыр кичердем. Алга таба ни өчен яшәргә икәнен дә аңламадым. Психологларга, психиатрларга йөрдем, тынычландыра торган дарулар эчтем. Бу фаҗигадән соң 10 яшьлек улымны иремнең туганнары үзләренә алып китте. Бу вакытлыча гына булыр, мин бераз хәлләнгәч кире кайтыр дип уйладык. Ләкин соңыннан улым кире минем янга кайтырга теләмәвен әйтте. Бу да минем өчен бик авыр булды.

Бер мизгелдә бөтенләй үз-үземә кул салу хәлендә идем. Һәм шул вакытта миңа Әхәт ярдәмгә килде. Дөресрәге, башта Гөлнара (минем дус кызым һәм Әхәтнең хатыны) белән бергәләп миңа ярдәм иттеләр, әмма соңыннан Гөлнара нишләптер дулкынлана башлады һәм берсендә миңа: «Барысы да жәлләсен өчен үзеңнән корбан ясыйсың», - дип әйтеп ташлады. Соңыннан дуслаштык, әлбәттә, әмма ул сүзләре күңелгә тиеп калды. Ә менә Әхәт... Ул көннән-көн миңа якынрак, кадерлерәк була башлады.

Моны аңлатуы авыр, әмма әле ул ишек шакыганчы ук ишек ачарга бару, аның хушбуе исеннән башыңны җую, ул кигән күлмәкне кочаклап йокларга яту... Шул вакытта чын мәхәббәт барлыгына ышана башлыйсың.

Кичләрне, ял көннәрен бергә уздырдык. Ә ярты ел чамасы шулай йөргәч, ир белән хатын буларак арабызда якынлык булды. Бу вакытта дустымның хисләре турында уйладыммы мин? Дөресен әйтәм, юк, уйламадым. Миңа оят идеме? Юк, юк һәм тагын бер тапкыр юк! Ә нишләп әле киредән яши башлавым өчен оялырга тиеш мин? Гомумән, үз мәхәббәтеңнән оялып буламы?

Бөтен уртак бәйрәмнәрне һәм отпускларны да өчәү бергә уздырдык. Ләкин кеше алдында Әхәт белән берни дә сиздермәдек. Бер-ике елдан соң мин Әхәткә бергә яши башларга тәкъдим иттем. Ләкин ул әле Гөлнараны ташлап китә алмавын әйтте. Ул вакытта Гөлнара эшендә кыскартуга эләкте, җитмәсә әнисе бик нык авырый иде, Әхәт тарафыннан бу хатынын сату, аны авыр хәлдә ташлап китү булачак иде. Мин көтәргә ризалаштым.

Бер елдан соң Гөлнараның әнисе вафат булды, ә тагын өч айдан аның яңа эш урынын «юдык» һәм мин Әхәткә кабат бергә яши башлау турында сүз кузгаттым. Әхәт тагын көтеп торырга кушты, чөнки бу вакытта уртанчы кызлары мәктәпне тәмамлап, югары уку йортына керергә җыена, ә артык стресс, борчылу балага начар тәэсир итәр иде. Ә мин җавап итеп мөнәсәбәтләрне өзәргә кирәк дидем. Әмма гаиләләр белән дус булып, гел аралашып торгач, моны ничек эшләргә соң? Ә иң мөһиме – без бер-беребезне үлеп яратабыз.

Вакыт уза торды. Бер ел элек минем әни дә вафат булды. Әнине җирләү мәшәкатьләрен Әхәт тулысынча үз өстенә алды. Соңыннан мин әнинең фатирында әйберләрне җыештырырга, урнаштырырга калгач, Әхәт минем янда яшәп тә торды әле. Бу көннәр безнең өчен иң бәхетле көннәр булды. Гөлнара да килеп йөрде, бәхеткә, эше күп булгач, озак тормый иде.

Без хәзер дә очрашабыз. Әхәтнең хатыныннан аерылуын, минем белән яши башлавын сорамыйм да инде, ләкин гомер буе сөяркә булып та яши алмыйм. Әгәр Әхәт хатыныннан иртәрәк китәргә батырчылык иткән булса, бәлки уртак балабыз да туган булыр иде яки башка шәһәргә күченеп киткән булыр идек. Ләкин бу елдан-ел авырлаша бара.

Хәл итеп булмаслык проблемалар булмый диләр, әмма үз тәҗрибәмнән беләм – була икән андый хәлләр. Нәрсә эшләргә? Һәм иң мөһиме – якын дустыңның ирен яратудан ничек туктарга? Көне-төне башымда әйләнгән сорауларның берничәсе генә бу? Аларга җавап юк һәм була да алмый. Кайвакыт әгәр Гөлнара үзенә башка ир-ат табып, Әхәт белән аерылышса, безнең өчен чын бәхет булыр иде дип тә уйлап куям инде. Ләкин мондый хәлләр кинода гына буладыр шул.

Мәдинә Шәрипова

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 10 май 2022
    Исемсез
    Шундый подругалар булганда,дошманнар да кирэкми.Куп шул андый Хэллэр, именно дус хатыннар тартып ала ирлэрне,кайвакыт узара дус булган гаилэлэрдэ дэ,берсенен Ире,берсенен хатыны уз нэфеслэрен тыя алмыйлар,бэндэдэн курыкмасалар, Алладан курыксыннар иде инде.Аларнын кубесе ярык тагарак янында кала,тормыш кузэтулэренчэ.
  • 9 май 2022
    Исемсез
    Донъя үз күчәреннән ычкына бугай...
  • 9 май 2022
    Исемсез
    Ашаган тэлинкэгэ кэкэй иту шушы буладыр инде ул. Ул сина авыр вакытында ярдэм кулы сузган, син рэхмэт йозеннэн анын ире астына жэелеп яткансын. Отблогадарила!!! Жирбит диясе килэ!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100