news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Дус кызым иренә хыянәт итә, ә мин аны коткарырга телим»: гөнаһмы әллә бәхеткә шансмы?

news_top

Без Наилә белән яшьтән үк дуслар икебез дә кырыкның теге ягына чыктык. Безгә 19-20 яшь булганда бер компаниядә Дамир белән таныштык. Ул вакытта мин аңа бер күрүдә гашыйк булдым. Тик тормышта шулай була бит ул, Дамир исә минем белән түгел, ә шундук дустым Наилә белән кызыксынды. Әлбәттә, Наилә бик чибәр иде. Хәер, ул хәзер дә бик чибәр, ә яшь вакытта бөтенләй күз явын алырлык иде. Безнең холыклар да төрле: мин күпкә тынычрак, басынкы, ә Наилә бик чая, шук.

Дамир бездән 2-3 яшькә зуррак, армиядә хезмәт итеп кайткан, кызлар күзе төшә торган егет иде. Ул вакытта аларны шундук мәхәббәт башланып китте. Алар шактый тиз өйләнеште, мин аларның туйларында шаһидә булдым. Мин Наиләгә дә, бигрәк тә Дамирга үз хисләрем турында берни әйтмәдем, сиздермәдем, тик күңел озак әрнеде.

Аларның олы уллары тугач кына, бераз җиңеллек килде. Алар белән сирәгрәк аралашырга тырыштым, тик Наиләдән җиңел генә котылырмын димә, чөнки ул мине һәрвакыт иң якын дус кызы итеп санады.

Үзем университетны тәмамлагач кына кияүгә чыктым һәм беренче биш-алты елда безнең барысы да яхшы гына барды кебек. Башта ирем Филүсне яраттым да кебек. Кызыбыз туды, киләчәккә планнар кордык. Тик кызыбызга биш яшьләр тулгач, иремне алмаштырып куйдылармыни. Кыскасы, бәйдән ычкынды. Башта дуслары белән клубларга, барларга йөри, иртән генә шыр исерек килеш кайта башлады. Ике-өч көнгә югалып торганы да булды. Ул вакытта ирем бик яхшы эшеннән колак какты, низаглар башланды.

Бу хәлләргә озак түзеп тора алмадым, җитмәсә, аңа карата чын хисләрем дә булмаганын аңладым. Мөгаен, гаилә корырга кирәк булган өчен генә кияүгә чыкканмындыр инде. Шул вакытта аерылыштык, кызым минем белән калды. Ике-өч елдан Филүс башка хатынга өйләнде, аның хәзер барысы да яхшы, кызыбыз белән дә бик әйбәт аралашалар, еш күрешәләр.

Мин инде рәсми рәвештә беркем белән дә мөнәсәбәтләр кормадым, хәер, өч еллап бер ир-ат белән яшәп алдым. Ярыйсы гына ир кебек иде, кулыннан эш килә, акчасын алып кайта, мәрхәмәтле, тик тора-бара ул да ачуымны китерә башлады. Аңа да көчле хисләрем булмавын аңладым.

Ә Наилә һәм Дамир инде 20 ел бергә. Өч балалары бар, без һаман да дуслар. Яшермим, аңа шундый яхшы ир туры килгәненә күңелемнән генә бик көнләшәм. Дамир бик тәртипле, тугры, кайгыртучан ир. Мондый ир-ат бик күп хатын-кызларның хыялы.

Ә мин дус кызымны мондый әйбәт иргә лаек түгел, дип саныйм. Әйе, ул аңа өч бала тапты, һәм шуның белән шул. Аның Дамирга нинди мөнәсәбәттә булуын күрергә һәм ишетергә кирәк. Наиләнең бераз кызмача хәлдә Дамирны кунаклар алдында әллә нинди ямьсез сүзләр белән атаганын бер генә күрергә туры килмәде. Ул аны гел «аңгыра». «дурак» дип атый, хәтта артык уйлап тормыйча өч хәрефкә дә «җибәрергә» мөмкин.

Дамирның Наиләне бик яратканын беләм, шуңа аның мыскыллауларына дәшми генә түзә ул. Тик иң мөһиме, Наилә шушы 20 ел эчендә иренә әллә ничә хыянәт итте инде. Үзе миңа бөтен нечкәлекләре белән сөйләде һәм боларны Дамирга сөйләмәячәгемә дә ышана. Ярар, яшьлектәге җүләрлекләренә күз йомарга була ди, тик күптән түгел тагын миңа шалтыратып ята, үзенә булышуымны сорый. Бер яшь егет белән кунакханәдә төн үткәрмәкче була икән, ә Дамирга миндә кунам дип әйтә.

«Син иллегә таба барасың бит инде! Озакламый оныгың туа, ә һаман өстерәлеп йөрисең», – дим.

Тик Наилә рәхәтләнеп көлде дә: «Бераз гашыйк булдым бит», – ди.

Бу иренә карата яхшылыкмыни?! Мин Наиләне чын хыянәтче һәм сатлыкҗан дип саныйм. Ә минем Дамирга карата һаман да яшерен хисләрем бар, аны күрсәм, кочаклыйсым, аңа сыенасым килә башлый. Мин аны да, үземне дә бәхетле итә алыр идем, дип уйлыйм. Бәлки аңа хатынының хыянәтләре турында сөйләп бирергәдер? Аның күзләрен ачып, Наиләдән алып китсәм, бу минем өчен бик зур гөнаһ булыр микән?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар