Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Дус кызы видеога төшереп торган». 16 яшьлек малай 13 яшьлек кызны вәхшиләрчә үтергән

news_top_970_100
«Дус кызы видеога төшереп торган». 16 яшьлек малай 13 яшьлек кызны вәхшиләрчә үтергән
https://spb.sledcom.ru

Петербургта 13 яшьлек кызны чүкеч белән кыйнап үтерүдә шикләнелүче 16 яшьлек үсмер җинаяте турында әтисенә сөйләгән. Ул кызны үтергәннән соң ук әтисенә шалтыраткан. Аннары үзе дә үләргә теләвен әйткән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Үсмер малай кызны чүкеч белән кыйнап үтергәнне малайның дус кызы видеога төшереп торган.

Җинаять булган көнне, 30 апрельдә, үсмер егетнең атасы Пятигорск шәһәрендә була. Улы белән сөйләшкәннән соң ук, ул полициягә шалтырата, үзе дә Петербургка кайтырга чыга.

Үсмер малай кызны Парголово бистәсендә урманда үтерә. Малай һәм аның дус кызы 13 яшьлек кызны бирегә алдап, «пикникка» дип алып киләләр. Кыз бала килгәч, үсмер малай аңа ташлана, башына чүкеч белән бәрә. Имгәнгән кыз урында ук үлә. Малай белән кыз мәетне яшерү өчен алдан ук чокыр казып куйган. Кыз гәүдәсен шунда күмәләр. Үзләре мәрхүмә кызның телефоныннан анасына берничә смс-хәбәр җибәрәләр.

Әни кеше бу хәбәрләрнең сәер булуын аңлый. Чөнки кызы башта, мастер-класстан кайтып киләм, ди. Аннары, дус кызымда кунарга калам, ди. Шуннан соң рәхмәт әйтә һәм, бөтенләй кайтмыйм, ди. Әни кеше кызына шалтырата алмагач, чаң суга башлый.

Җинаять эше ачылган. Үтерүдә шикләнелүче үсмер, аның белән булган кыз да тоткарланган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100