«Дус кызы алып килгән китмән белән кыйнаган». Урамга чыгармаган өчен оныгы әбисен үтергән
Белгород өлкәсендә 69 яшьлек хатынны оныгы китмән белән кыйнап үтергән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
15 яшьлек үсмер һәм аның 16 яшьлек дус кызы вәхшиләрчә үтерүдә гаепләнә, алар тоткарланган. Әби оныгын урамга йөрергә чыгармаган булган.
69 яшьлек хатын мәетен хуҗалык корылмасында табалар.
Якынча белешмә буенча, мәрхүмә хатын белән 15 яшьлек оныгы үзара бик тату булмый. Бу турыда малай дус кызына сөйли.
Әби кеше малайны урамга чыгармагач, кыз, китмән алып, аларның өе янына килә. Талаш вакытында малай әбисенең башына китмән белән суга. Аннары дус кыз башлаган «эшне» тәмамлый, диелә хәбәрдә.