Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Дус кызлары кулында үлде, ике бала ятим». 31 яшьлек Динәне үтергән иренә суд булды

news_top_970_100
«Дус кызлары кулында үлде, ике бала ятим». 31 яшьлек Динәне үтергән иренә суд булды
Фото: https://www.bashinform.ru, социаль челтәрләр

Башкортстанның Белорет районара суды 38 яшьлек Алик Махияновка карата җинаять эшен тикшерде. Аны элеккеге хатынын җәзалауда һәм үтерүдә гаеплиләр. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Суд ачыклаганча, 2020 елның декабреннән 2022 елның августына кадәр Махиянов көнчелек аркасында элеккеге хатынын системалы рәвештә кыйный, кимсетә. Хатын берничә тапкыр хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә.

13 августка каршы төндә Махиянов элеккеге хатыны үз өенә кайтканын көтеп тора. Хатын дус кызының туган көнен бәйрәм итүдән кайта. Ир аны тотып ала, пычак белән күп тапкыр кадый. Хатын урында ук үлә.

Башкортстан судларының берләштерелгән матбугат хезмәте белешмәсе буенча, ир-ат гаебен танымый. Махияновны «җәзалау» һәм «үтерү» маддәләре буенча гаепле дип тапканнар. Аңа 10 елга каты режимлы колониядә ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләнгән.

Моңа кадәр «Башинформ» хәбәр иткәнчә, Динә Махиянованы үтерүдә шикләнелүче ир-ат үз акылында булу-булмауга кабат экспертиза таләп итә. Моңа кадәр дәүләт гаепләүчесе аны 14 елга ирегеннән мәхрүм итүне сорый. Экспертиза аны үз акылында дип таба.

Мәрхүмә Динә Махиянова Белорет районы администрациясендә бүлек башлыгы булып эшли. 32 яшьлек туган көненә берничә калгач, аны элеккеге ире үтерә. Динә әти-әнисе йортында яши. Ире аны кич белән көтеп тора һәм 14 тапкыр пычак кадый. Динәнең 6 һәм 13 яшьлек ике улы ятим калды, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100