Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дүртөйледә әнисе белән бала янып үлгән, алар белән яши торган ир-ат котылган

news_top_970_100
Дүртөйледә әнисе белән бала янып үлгән, алар белән яши торган ир-ат котылган
Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе, https://www.bashinform.ru

Башкортстанның Дүртөйле районара тикшерү бүлеге «ике яки аннан да күбрәк кешегә саксызлык аркасында үлем китерү» маддәсе буенча җинаять эше ачкан. Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, 10 мартта иртәнге 4ләр тирәсендә Кушнаренко районындагы «Стрела» бакчачылык ширкәтендә янгын була. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Бакча йортына ут капкан чакта, өйдә 2011 елда туган малай, аның 1974 елда туган анасы, анасы белән бергә яшәүче ир-ат була. Ул 1988 елда туган.

Янгынны сүндергән чакта бала белән хатын-кыз мәете табыла, ир-ат котыла алган. Ләкин ул пешкән. Ир-атны Уфа хастаханәсенә китергәннәр.

Урынга тикшерүчеләр барган. Якынча белешмә буенча, янгын электр үткәргече ватык булу сәбәпле килеп чыгуы ихтимал.

«Башинформ» агентлыгы ачыклаганча, бер катлы йортта янгын төнлә чыга. Бу вакытта бөтен кеше йоклый. Әче төтен исен беренче булып ир-ат сизеп ала. Ул тәрәзәне вата һәм урамга чыга. Ир-ат бераз сулыш алгач, кире өйгә керә. Ләкин эчтә төтен була. Ул хатын белән баланы чакырып карый, ләкин җавап бирүче булмый. Алар төтен исеннән аңын югалткан булуы ихтимал. Ир-ат кабат төтенгә буыла башлый һәм өйдән чыгып китә.

Башкортстан буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы ир-атның хәле турында белешмә биргән. «Хәле уртача авырлыкта, стабиль. Аның гәүдәсе 2нче дәрәҗәдә пешкән, аяк-кулларының 10 процентына зыян килгән, термоингаляцион травма 2нче дәрәҗәдә, яну продуктлары белән агуланган», – дигәннәр ведомствода.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100