news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дүртөйле районында авариядә Югары суд судьясы һәлак булган

news_top
Дүртөйле районында авариядә Югары суд судьясы һәлак булган
https://surb.sledcom.ru

Башкортстанның Дүртөйле районында авариядә Югары суд судьясы Андрей Власов һәлак булган. Дүртөйле районара тикшерү бүлеге җинаять эше ачкан. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

22 апрельдә Нефтекама – Дүртөйле юлында «Мазда СХ-9» автомобиле «Пежо Боксер» микроавтобусы белән бәрелешә. Җиңел машина йөртүчесе шунда ук һәлак була. «Мазда» салонындагы пассажир, микроавтобус йөртүчесе, аның бер пассажиры имгәнә. 2  кешене хастаханәгә салалар. Алар янына Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рахматуллин барган. Авариядә катнашкан башка кешеләргә ярдәм күрсәткәннәр һәм өйләренә җибәргәннәр.

Хәзер тикшерү эшләре бара, экспертизалар билгеләнгән.

«Вести» каналы белешмәсе буенча, авария 7.30 сәгатьтә була. Якынча белешмә буенча, «Мазда» каршы як полосага чыккан һәм Уфа – Ижевск маршруты буенча бара торган микроавтобуска бәрелгән. Автобуста йөртүче һәм 13 пассажир булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар