Дүртөйле районы башлыгы Өлкәннәр көне белән җырлап котлый: «Картаерга безгә иртә әле»
Башкортстанның Дүртөйле районы башлыгы Риф Йосыпов, Өлкәннәр көне уңаеннан, Илдар Абдуллин иҗат иткән «Яшьлегем» җырын җырлап, аны видео итеп монтажлап, аккаунтына урнаштырган.
«Күңел 18дә булса, димәк картаерга безгә иртә әле. Өлкәннәр көне белән түгел, яшьлекне сагыну көне белән сезне, дуслар! Бәйрәм белән котлап, үз башкаруымда җыр бүләк итәм. Дүртөйлеләрем өчен! Рәхим итеп тыңлагыз!» – дип яза ул.
«Рәхәтләнеп тыңладым. Рәхмәт иртүк яхшы кәеф бүләк иткан өчен»;
«Талантлы кеше – бар яклап та талантлы, рәхмәт, Риф Сәгьдәтулла улы, уңышлар Сезгә, сау-сәламәт булыгыз!»;
«Сагынып искә алырга безнең матур үткән яшьлек елларыбыз бар!»;
«Искиткеч. Күңелләргә көч-дәрт өсти! Сәләтегез бик матур! Җыр-шигъриятне ташламагыз! Иҗади уңышлар Сезгә!»;
«Гади, киң күңелле кеше, төпле фикер йөртә белгән, тормышны яратучы иҗади шәхес. Рәхмәт сезгә. Уңышлар юлдаш булсын», – дип бяәләгәннәр башлык иҗатын.