news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дүртөйле-Нефтекама юлында авариядә әтисе һәм үсмер кызы һәлак булган

news_top
Дүртөйле-Нефтекама юлында авариядә әтисе һәм үсмер кызы һәлак булган
Башкортстан буенча ЮХИДИ, https://www.bashinform.ru/

Башкортстанның Дүртөйле районында 20 июльдә юл һәлакәте була. Биредә фургон белән җиңел машина бәрелешә, ике кеше һәлак була. Бу турыда «Башинформ» язды.

белешмәсе буенча, авария иртәнге ун тирәсендә Дүртөйле-Нефтекама юлында була. Биредә «Лада Гранта» белән «УАЗ» фургоны бәрелешә. Алар икесе дә бер юнәлештә бара торган була.

Бәрелешүдән соң «Лада» юл кырыена төшеп китә. Аның салонындагы 17 яшьлек кыз табиблар килгәнче үлә. Машина салонындагы тагын бер пассажир – мәрхүмә кызның 47 яшьлек әтисе була, ул хастаханәдә үлә.

«Лада» йөртүчесе дә имгәнә, аңа табиблар ярдәм итә. 

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

 


 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар