Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дүрт яшьлек сабый төнлә үзе генә өйдән чыгып киткән һәм өшеп үлгән

news_top_970_100
Дүрт яшьлек сабый төнлә үзе генә өйдән чыгып киткән һәм өшеп үлгән
https://pixabay.com/

Бурятиядә 4 яшьлек кыз бала төнлә үзе генә өйдән чыгып киткән һәм өшеп үлгән. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Фаҗига күп балалы гаиләдә була. Бөтен кеше йоклаган чакта, сабый өйдән чыгып китә. Тикшерү белешмәсе буенча, гаиләдә балигъ булмаган 5 бала үсә. Әтиләре вахта ысулы белән йөреп эшли, фаҗига төнендә ул өйдә булмый.

Якынча белешмә буенча, 21 ноябрьдә кич белән әни кеше балаларын йокларга яткыра, үзе дә күрше бүлмәдә йокыга китә. Төнге икеләр тирәсендә ул уяна, сабыйларын тикшерергә керә. 4 яшьлек кызының урынында булмавы ачыклана.

Әни кеше олы балаларын уята, бөтенесе бергә нәни кызны эзли башлыйлар. Аларга күршеләре һәм башка кешеләр ярдәм итә.

Сабыйның гәүдәсен иртәнге якта табалар. Ул бер ишегалды коймасы янында ята. Өстендә җиңелчә генә куртка, күлмәк һәм сапожкилар була. Кыз өшегән. Аны полиция машинасына утыртып, ашыгыч ярдәм автомобиленә каршы алып китәләр. Юлда машиналар очраша. Тик бу вакытта кыз бала инде үлгән була, диелә тикшерүчеләр белешмәсендә.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

«Комсомольская правда» белешмәсе буенча, бала кышкы урамнан 1,5 км чамасы юл узган. Аны нәни эзләре буенча тапканнар.

«Баласы өйдә булмавын әни кеше төнге 2ләрдә белеп алган. Башта күршеләргә чапкан. Аннары ут булган һәр йортка шакып йөргән. Бала караңгыда утка таба баргандыр, дип уйлаган. Баланы иртән тапканнар. Ул 1,5 км узган, башта туры юлдан барган, аннары апасының өенә таба борылган. Бу апага алар кунакка йөри торган булган. Ул таныш йортларны күргәндер инде. Тик көче генә беткән», – дип искә алган балалар бакчасы мөдире.

«Авылыбыз тыныч, төнгә ишек бикләмәүчеләр дә күп. Аларның гади агач ишек, бикләгечләре дә булмаган. Аны бала да ача алырлык булгандыр шул», – ди бу хатын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100