Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дүрт яшьлек кызны эт талап үтергәндә, әнисенең дус хатыны читтә качып торган

news_top_970_100
Дүрт яшьлек кызны эт талап үтергәндә, әнисенең дус хатыны читтә качып торган
Фото: © "Татар-информ", Рамил Гали

Кемерово өлкәсенең Беловский районындагы Старобачаты авылында 4 яшьлек кызны эт талап үтергән. Алабай токмылы эт читлектән чыгып качкан һәм балага ташланган. Җинаять эше ачылган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Якшәмбе, 4 февральдә, кыз бала Старобачаты авылында әнисенең дустында кунакта була. Алар бергәләп танышларының өенә бара. Дус хатын әлеге өй хуҗасына ярдәм итә – этләрне һәм тавыкларны ашата. Хатын эт яши торган вольер ишеген ача, аңа су бирмәкче була, тик эти кисәк кенә чыгып китә.

Авыл халкы сүзләренчә, хатын-кыз курка һәм йөгереп качып китә, ә бик зур эт нәни кызчыкка ташлана. Эт баланы ботарлап ташлагач кына, хатын якын килергә була. Ул канга баткан баланы өйгә алып керә. Биредә баланың ата-анасы «ашыгыч ярдәм» чакыра. Табиблар балага берничек тә ярдәм итә алмый, ул коточкыч имгәнгән һәм һәлак була.

«Аннары этне 3 сәг буена тота алмадылар әле. Аннары тотып, читлеккә яптылар, тикшерүгә кадәр», – ди биредә яшәүче хатын. Ул этнең моңа кадәр чыгып качуын, читлек ишеге начар булуын сөйли. Аннары этне хуҗасы табып, кабат шунда ук ябуын әйтә.

Авыл халкы сүзләренчә, мәрхүмә кыз яхшы булмаган гаиләдә үсә. Әнисе почта ташучы булып эшләгән булган, тик хәзер әтисе дә, әнисе дә беркайда эшләми, икесе дә еш кына салгалап йөри. Бу гаиләдә тагын 2 нәни бала бар.

Тикшерү бара. Фаҗига вакытында бала белән булган 44 яшьлек хатын-кыздан, җинаятьтә шикләнелүче буларак, сорау алганнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 10 февраль 2024
    Исемсез
    Эчкечеләрнең дусты булгач, бу хатын да шундый булган инде. Ә андый кешедән ни көтәсең, намуссыз, җавапсыз кеше инде. Алланың каты җәзасы көтә мондыйларны
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100