news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дүрт яшьлек кыз ишегалдында шырпы тапкан һәм үзенә үзе ут төрткән

news_top

Байкал аръягында 4 яшьлек кыз, уйнап йөргәндә, үзенә-үзе ут төрткән. 17 көннән бу бала вафат булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Сабый 26 августта Агинкое бистәсендә йорт ишегалдында шырпы табып ала һәм берничәсен яндыра. Шул чакта аның синтетик тукымадан тегелгән күлмәгенә һәм чалбарына ут каба. Бу вакытта ата-анасы өйдә була, алар урамга йөгереп чыга, утны сүндерәләр.

Баланы ата-анасы хастаханәгә алып килә. Аның бөтен тәне, куллары, аяклары, башы пешкән. Табиблар аның гомерен саклап калу өчен 17 көн көрәшә.

Тик сабый 12 сентябрьдә вафат була.

Җинаять эше ачылган, тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар