news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дүрт яшьлек кыз баланы өйдә этләр талап үтергән

news_top
Дүрт яшьлек кыз баланы өйдә этләр талап үтергән
Владимир Васильев, архив

Сочида ике питбуль эте 4 яшьлек кыз баланы үлгәнче талаганнар. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Краснодар крае буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

29 сентябрьдә кыз, аның анасы, анасы белән яши торган ир-ат Сочиның Лазарев районына ял итәргә килә. Үзләре Краснодар шәһәрендә яши. Бу гаилә Совет-Квадже бистәсендә ир-атның атасының йортында туктала. Йорт хуҗасы, аның анасы һәм питбуль токымлы 3 эт тә шушында ук яши.

10 октябрьдә баланың анасы һәм аның ире кибеткә китәләр. Бала йортның икенче катында калып тора. Хуҗаның анасы өйдә бала калуын белми, ул этләрне өйгә кертә, этләрнең авызлыгы да, муенчагы да булмый. 2 эт балага ташлана һәм аны талый. Сабый урында ук һәлак була.

Урынга килгән табиблар баланың үлемен раслый. Җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар