Бүген Татарстанда, Россиянең башка төбәкләрендәге кебек үк, дүрт көнлек кыска эш атнасы башланды. Бу Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән бәйле. 1, 2 һәм 3 май ял көннәре булачак. Пәнҗешәмбе, 30 апрельдә, эш көне бер сәгатькә кыскартыла.
Аннан озын яллар 9-11 майда булачак. 27 май да Татарстанда ял көне була – Корбан гаете. 8 һәм 26 май шулай ук кыска эш көне була.
Нәтиҗәдә Татарстан халкы майда 18 көн эшли һәм 13 көн ял итә.