news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дүрт ингредиенттан өчпочмак камыры рецепты

news_top
Дүрт ингредиенттан өчпочмак камыры рецепты
Фото: Гөлүзә Василова

Татар блогеры Айгөл Тимер социаль челтәрдәге сәхифәсендә 4 ингредиенттан гына өчпочмак камыры ясау рецепты белән уртаклаша.

Ингредиентлар: 250 грамм су, 200 грамм үсемлек мае, 1 чәй кашыгы тоз, 550-600 грамм тирәсе он.

Камыр йомшак һәм сузылмалы килеп чыга. 15-20 минут ял иттерергә.

«Мае күп булуга карамастан, камыр бик яхшы ябыша һәм ачылмый. Камыры кетер-кетер була, йомшаграк булуын теләсәгез, пешеп чыккач, өстен тастымал белән каплап торыгыз», – дип киңәш итә блогер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар