Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дүрт ел элек банктан ярты миллиард сум урлаган хатынны чит илдә тотканнар

news_top_970_100
Дүрт ел элек банктан ярты миллиард сум урлаган хатынны чит илдә тотканнар
"Татар-информ" архивы

2018 елның гыйнварында Төмән шәһәрендә банк басуда катнашкан хатынны быел Испаниядән Россиягә кайтаралар. Ул Себер банкыннан 500 миллион сум чамачы акчаны алып чыккан. Акчаны зур спорт сумкаларына салган. Аннары шәхси самолет белән Мәскәүгә очкан, шуннан соң чит илдә качып яткан. 2021 елның сентябрендә аны Испаниядә тоткарлыйлар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

27 июльдә Мадрид аэропортында бу хатынны Россия хокук саклаучыларына тапшырганнар. Бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк сөйләгән.

Прокуратура версиясе буенча, банк басуны банк хуҗаларының берсе һәм идарә рәисе Роман (исемнәр үзгәртелә) планлаштыра. 2017 елның октябрендә ул Иркутскидан килгән Иринаны урынбасар итеп ала. Ирина кандидатурасын Үзәк Банкта раслыйлар. Банк басарга бер атна алдан – 2018 елның 18 гыйнварында Иринаны коллективка тәкъдим ителәр.

26 гыйнвар кичендә тагын бер ир-ат белән Ирина банкка керә һәм акча саклый торган бүлмә ачкычын кассирдан алып, 3 сәгатькә шунда кереп бикләнә. Ул ярдәмчесе белән бергә 9 сумкага 560 млн сум акча тутыра.

360 млн сумны җинаятьнең оештыручысы Роман алган, 100 млн Иринага булган, калганнарын тагын өч ярдәмчегә бүлгәннәр. Роман белән Ирина гына качып китә алган. Калган өч кешене тотканнар, хөкем иткәннәр. Ирина белән Романны эзләүгә биргәннәр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100