Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дүрт баласы ятим калды: Яшь хатынны ире кыйнап үтергән һәм бәдрәф чокырына илтеп ташлаган

news_top_970_100
Дүрт баласы ятим калды: Яшь хатынны ире кыйнап үтергән һәм бәдрәф чокырына илтеп ташлаган
https://altai.sledcom.ru/

6 июльдә Алтай краендагы Каракокша авылында фаҗига була. Биредә күп балалы хатынны вәхшиләрчә үтерәләр. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

35 яшьлек Анастасия өйгә кайткач, көнче ире аннан сорау ала башлый. Ләкин җаваплар белән канәгать калмый һәм кадак ала торган тимер коралга тотына. Ул хатынның башына тимер гвоздодер белән белән сигез тапкыр бәрә, аннары аркасына ике тапкыр пычак кадый.

Көнче ир тынычланганда Анастасия үлгән була инде. Ир хатынны урамдагы бәдрәфкә алып чыга һәм чокырга ыргыта. Ир өйгә керә, кан тапларын чистарта, җинаять турында беркемгә дә әйтми, балаларны туганнарына озата.

Мәрхүмә хатынның дүрт баласы ятим калган. Аларның кечесенә бер яшь җиде ай.

Анастасия югалгач, танышы чаң суга башлый, полициягә мөрәҗәгать итә. Өйне караганда гвоздодерда һәм пычакта кан таплары табыла. Сорау алган чакта ир башта дәшми, аннары барысын да сөйләп бирә, мәетне яшергән урынны күрсәтә.

Җинаятьче кулга алынган, ятим калган балаларны туганнарына опекага биргәннәр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100