Красноярск крае суды Красная Сопка бистәсендә яшәүче 34 яшьлек ир-атка карата хөкем карары чыгарган. Әти кешене 6, 11, 12 һәм 13 яшьлек дүрт баласының үлемендә гаепле дип таныганнар. Аны «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе нигезендә 2 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 3 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Бу хакта «Челнинские известия» яза.
Экспертиза ачыклаганча, балалар системалы рәвештә тарала торган деструктив агу (инсектицидлар) – дихлофос белән агулану сәбәпле үлгән. Башта балалар төшке аш вакытында ашаган пилмәннәр белән агуланган дип шикләнгәннәр.
Гаилә башлыгы, өйдәге бөҗәкләрне бетерү өчен, дихлофос сиптергән. Әмма ир-ат инструкциядә язылган кагыйдәләрне бозган: аэрозольне рөхсәт ителгән нормадан күбрәк итеп сипкән һәм агуның ризыкларга, савыт-сабага, йорт җиһазларына һәм гаилә әгъзалары йоклый торган урыннарга эләгүенә юл куйган.
Бөҗәкләрне агуланганнан соң, ир-ат өй эчен җилләтмәгән һәм аэрозольне җитештерүче кушканча су белән юып чыкмаган. Моңа карамастан, ул балаларга өйгә керергә, ашарга һәм йокы урыннарына ятып йокларга рөхсәт иткән. Икенче көнне иртән гаилә әгъзаларының хәле кинәт начарайган. Балаларны хастаханәгә алып киткәннәр. Табиблар сабыйларның гомере өчен көрәшкән, ләкин аларны коткарып калып булмаган. Ир белән хатын үзләре дә агуланган. Өстәвенә, хатын бишенче бала белән йөкле булган. Табиблар зурларның хәлен тотрыкландыра алган.