Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дүрт балалы ана өч яшьлек баласын үтергәнче кыйнаган

news_top_970_100

Дагыстан хастаханәсендә әнисе кыйнаганнан соң комага киткән 3 яшьлек кыз үлгән. Кыз, табибларның тырышлыгына карамастан, реанимациядә вафат булган. Бу хакта республика Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр, дип яза «LIFE» сайты.

Фаҗига быелның 20 мартында була: Каспийскида яшәүче хатын үз кызын кыйный, кызны бик авыр хәлдә хастаханәгә китерәләр, аны үпкәләрне ясалма вентиляцияләү җиһазына тоташтыралар. Әнисенә карата «Аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китергән өчен» җинаять эше кузгатыла.

Республика прокуратурасында әйтүләренчә, шикләнелүченең барысы 4 баласы бар, алар аның һәм аның рәсми никахта булмаган ире белән бергә арендага алынган фатирда яшәгән. Дагыстанда Бала хокуклары буенча омбудсмен Марина Ежова, хатын-кызның калган балалары опекага башка гаиләгә тапшырылды, дип хәбәр иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100