Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дуңгызларда Африка чумасы табылган авылда ветеринария табибы үлгән

news_top_970_100
Дуңгызларда Африка чумасы табылган авылда ветеринария табибы үлгән
"Татар-информ" архивы

Тверь өлкәсенең Минусинский районындагы Малой авылында дуңгызларда Африка чумасы табылган. 500 дуңгыз түшкәсен яндырганнар. Шуннан соң авылның ветеринар табибы үз-үзенә кул салган. Бу турыда ТВК хәбәр итте.

58 яшьлек Леонид Х. 18 мартта үлгән. Минусинский ветеринария бүлегендә әлеге хәбәрне раслаганнар. Аның үлеме дуңгызларда Африка чумасы табылу белән бәйле булу-булмавы билгесез. Мәрхүмнең танышлары сүзләренчә, Леонид бу көннәрдә үзен гадәтәгечә тота, борчылу тудырмый.

Хәзер, Африка чумасы таралу сәбәпле, Минусинский районында гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Вирус учагын Малая Минуса авылы фермеры хуҗалыгында тапканнар. Биредә башта 40 хайван үлгән. Ветеринария кагыйдәләре буенча, барлык дуңгызлары – бу хуҗалыкта 340 баш, авыл халкының 230 баш дуңгызын юк иткәннәр. Дуңгызларны укол кадап үтергәннәр, аннары түшкәләрне яндырганнар.

Малая Минусадан дуңгыз китерү сәбәпле, Каратуз районында да карантин игълан ителгән.

Хәзер авыру килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 21 март 2023
    Исемсез
    Шул хәтле дуңгызга укол ясап үтер әле, бәлки ясамыйчада тереләй яндырганнардыр, мескеннәр авыру да булмасалар, хәзер авыл хуҗалыгында махсус бетерәләр бит, шуны күреп белеп торган кешенең йөрәгенә суга шул хәл. Түзә алмаган
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100