Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Дуңгыз яки сыер итендәге кадәр май бар». Тавык түшкәсенең кайсы урынын ашарга ярамый?

news_top_970_100
«Дуңгыз яки сыер итендәге кадәр май бар». Тавык түшкәсенең кайсы урынын ашарга ярамый?
Фото: © "Татар-информ", Рамил Гали

Тавык түшкәсенең кайсы өлеше файдалырак, ә кайсысын бөтенләй ашамау хәерле? Табиб-терапевт, диетолог, гастроэнтеролог Наталья Сычева шуны аңлаткан. Бу турыда РИА Новости яза.

Тавыкның ак итендә майлар минималь күләмдә була, шуңу күрә белгечләрнең күбесе тавык түшен иң файдалы урыны дип атый. Ләкин туклануда төрлелек булу мөһим, шуңа күрә тавык ботлары һәм балтырларыннан да баш тартмаска кирәк, ди Сычева.

Аның сүзләренчә, тавык түшен кичке ашка әзерләргә була, ә карарак итен төшке ашка гына ашарга киңәш ителә.

«Бот белән балтырны да файдаланырга була, ләкин мин аларны төшке ашта ашарга, ә майсызрак түшне кичке ашка тәкъдим итәм. Тавык түшендә май бик аз. Бот белән балтыр – кызыл иткә якынрак, анда туендырылган майлар җитәрлек, аларны без рационнан тулысынча алып ташламыйбыз, ләкин чиклибез», – ди диетолог.

Туендырылган майларның иң күп өлеше тавык тиресендә, шуңа күрә тавык түшкәсенең бу өлешеннән тулысынча баш тарту хәерле.

«Күпләр сыер яки дуңгыз итеннән баш тартып, кош итенә күчә, шул ук вакытта тавык ботларын һәм канатларын тиресе белән ашый. Тиресен алып ташламасак, хәтта бу тиресе белән түшкә булса да, тавык итендә дә дуңгыз ите яки майлы сыер итендәге кадәр май була», – ди Сычева.

Тавык итен пешергәндә, өстендә кызган элпә булмаслык итеп ясарга кирәк. «Күренеп тора торган кызган кабык – гликация продукты ул. Бу – коллаген җепселләре ябышуга, кешенең тән тиресе һәм кан тамырлары картаюга китерә, дип әйтеп була», – ди диетолог.

Тавык итенең иң файдалысы – парда пешкән, яки су-вид ысулы белән ясалган. Бу ризыкны мичтә пешерергә дә була, ләкин иң мөһиме – кызган кабык барлыкка килмәсен. Тавык итен көн саен ашамау хәерле, аны балык һәм итнең башка төрләре белән чиратлаштырыгыз, дип киңәш итә табиб.

  • Су-вид ысулы – азыкны вакуумда түбән температурада пешерү ысулы.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100