Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дуңгыз үстерә торган хуҗалыкның тирес чокырында ике эшче агулынып үлгән

news_top_970_100
Дуңгыз үстерә торган хуҗалыкның тирес чокырында ике эшче агулынып үлгән
Чиләбе өлкәсе прокуратурасы фотолары

13 апрельдә Чиләбе өлкәсенең Красноармейский районы Родник авылы дуңгыз комплексында фаҗига була. Ферманың эшчеләре тирес чыгара торган коллекторда ике эшченең мәетен таба, тагын берсе авыр хәлдә була. 

«КП-Челябинск» ачыклаганча, эшчеләр берсен-берсе коткарырга теләп фаҗигагә тарганнар икән. 

— Эшчеләргә канализация чистарту бурычы куелган булган, – дип сөйләгән фаҗигане тикшерүче полицейский. – Канализация торбаларындагы тыгылган тиресне каезлгааннар. Беренче тапкыр гына эшләүләре булмый. Күпмедер эшләгәч, эшчеләрнең берсе насосны ялгарга дип китә һәм үзе килмичә эшләми торырга куша. Әмма эшчеләрнең тагын берсе моны тыңламый, противогазсыз гына канализация чокырына төшә.

Насос кудыра башлагач, торбалар эченә җыелган газлар бәреп чыга. Аска төшкән эшче агуланудан үзен начар хис итә башлый, күтәрелә алмый. Аннары аны коткарырга дип тагын берсе төшә. һәм… шунда ук аңын югалта. Өченчесе дә төшеп, шулай ук аңын югалткач, дүртенчесе ярдәмгә кешеләр чакыра.

Ашыгыч ярдәм өч кешене госпитализацияли. Әмма икесен коткарып кала алмыйлар. Өченчесе реанимациядә – ясалма сулыш алдыру аппаратында.

Җинаять эше кузгатылган. Тиешле шартлар тудырмыйча эшчеләрне куркыныч астына куйган җитәкчеләргә җиде елга ирегеннән мәхрүм ителү яный.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100