АКШта дуңгыз йөрәге күчереп куелган кеше вафат булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
58 яшьлек Лоренс Фоссет – дөньяда дуңгыз йөрәге күчереп утыртылган икенче кеше. Ул трансплантациядән соң 6 атна чамасы яшәгән.
«Фоссет операциядән соң шактый яхшы прогресс кичерә, физиотерапия белән шөгыльләнә, гаилә әгъзалары белән аралаша, хатыны белән карат уйный. Ләкин соңгы көннәрдә организмның йөрәкне кире кагу билгеләре барлыкка килә, бу – трансплантация вакытында иң җитди проблема», – дигәннәр медицина үзәгендә.
30 октябрьдә үлгән Фоссетның соңгы теләге – табиблар табылган мәгълүматны максималь файдалы итеп куллансын, кеше органнары җитешмәгән чакта башкаларга яңа йөрәк алу мөмкинлеген бирсен.
Ксенотрансплантация программасының фәнни директоры Мухаммад Мохиуддин сүзләренчә, операция шактый уңышка ирешергә ярдәм иткән, ул пациентның бу өлкәгә зур өлеш кертүен үзе дә аңлавын сөйләгән.
58 яшьлек Лоренс Фоссетка донор кеше йөрәге куеп булмаган, чөнки аның операцияне кичерү ихтималы аз, моңа кешенең яше һәм организмның сәламәтлеге комачаулаган.
Мутант дуңгыз йөрәген операция ясаган көнне генә алганнар, аның генотибында дүрт генны «сүндергәннәр», дүрт кеше гены «өстәгәннәр».
Дуңгыз йөрәге куелган беренче кеше Дэвид Беннетт трансплантант белән 2 ай чамасы яшәгән, диелә хәбәрдә.