news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дуңгыз гриппы таралырга тора, 5 кеше вафат булган инде

news_top
Дуңгыз гриппы таралырга тора, 5 кеше вафат булган инде
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Дуңгыз гриппы таралырга тора. Мәскәү белгечләре шундый фаразлар әйтә башлады. А(H1N1)09 вирусы һәм В гриппы иң куркыныч штаммнар санала. Соңгы айда алар активлашкан, Россиянең төрле төбәкләрендә 5 кеше бу штаммнардан вафат булган.

А (H1N1)09 штаммы вируслы пневмония китереп чыгара алуы белән куркыныч. Бигрәк тә хроник авырулы кешеләр, өлкәннәр һәм балаларда үпкә чире башланырга мөмкин. Авыру сезонлылык – декабрь, гыйнвар бәйрәмнәрендә туганнар, дуслар белән еш күрешү, бәйрәмнәр аркасында да тарала.

«Маш» каналы мәгълүматы буенча, А(H1N1)09 штаммыннан Ульяновск, Мәскәү, Новосибирск, Воронеж өлкәләрендә һәм Байкал аръягы краенда инде 5 кеше үлгән. Алар арасында 95 һәм 72 яшьлек пенсионерлар, шулай ук ДЦП авыруы булган 5 яшьлек бала бар. Берсе дә прививка ясатмаган булган.

Хәзер хастаханәләр һәм поликлиникалар дезинфекцияне көчәйтә һәм медицина учреждениеләрендә йоктыру куркынычын киметү өчен, өстәмә саклау чаралары кертәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар